Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин республика Вице-премьеры — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовны төбәкнең Министрлар Кабинеты исеменнән яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру ниятләре турындагы килешүләрне имзалауга вәкаләтле вәкил итеп билгеләде. Тиешле Карар тексты белән хокукый мәгълүмат порталында танышырга мөмкин.
Сүз Россия Федерациясенең 2020 елның 19 октябрендәге 1704 номерлы карары таләпләренә туры китереп карала торган яңа инвестиция проектлар турында бара. Карар нигезендә, инвестпроектларны тормышка ашыруга Россия субъектының бюджет кредитлары буенча Россия Федерациясенә булган төбәк бурычларын бетерү күләмнәрен киметү нәтиҗәсендә алына торган бюджет акчалары юнәлдерелә.
«Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры М. Р. Шаһиәхмәтовка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты исеменнән яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча ниятләр турындагы килешүләрне имзалауга вәкаләт бирергә», — диелә документ текстында.
Моннан тыш, Икътисад министрлыгы җыелма исемлеккә кертелгән яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру турындагы килешүләрне имзалауга да вәкаләтле. Шулай ук документта килешү формасы да расланган.