ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

8 сентябрьдән алып 16сына кадәр Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТУ-КХТИ) базасында “Global village on the move” халыкара мәктәбе үтәчәк. Мәктәп кысаларындагы барлык чаралар һәм секцияләр инглиз телендә узачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасының дәүләт программалары исемлеген һәм Татарстан Республикасының дәүләт программаларын эшләү, тормышка ашыру һәм нәтиҗәлелеген бәяләү тәртибен раслау турында» 2012 ел, 31 декабрь, 1199 нчы карары белән расланган Татарстан Республикасының дәүләт программалары исемлегенә үзгәреш кертелгән
ТР муниципаль районнарының (шәһәр округларының) халык социаль проектларының беренче этабы үтте. Анда үз проектлары белән Яр Чаллы шәһәренең 3 районы һәм Татарстан Республикасының 14 районы катнашты.

Екатеринбургта Э.С.Яламов исемендәге Урал оптика-механика заводы мәйданчыгында Икътисадны модернизацияләү һәм инновацион үсеш буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет утырышы уздырылды. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Аның эшендә шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Холманских, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Россия Федерациясе Министры Михаил Абызов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук башкарма хакимияте органнары вәкилләре, регионнар җитәкчеләре, профиль предприятиеләрнең һәм фәнни учреждениеләрнең вәкилләре катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ИННОПРОМ-2014" күргәзмәсе кысаларныда узган  "Сәнәгать интеллект эзли: глобаль трендлар һәм Россия үзенчәлеге" пленар утырышында катнашты.  

Бүген Екатеринбургтагы "Екатеринбург-Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә "ИННОПРОМ-2014" V халыкара сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе ачылды.

Татарстан Республикасының сәяси системасында ТР Дәүләт Советы әһәмиятле урын алып тора. Ул бердәнбер хакимият чыганагы – Татарстанның күп милләтле халкы тарафыннан формалаштырылган. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 2014 елның 8 июлендә, IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 53 нче утырышында белдерде. Искәртеп үтик, кичәге утырыш дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының соңгысы иде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төп нотыкта закон чыгару органының биш еллык эшенең йомгаклары турында сөйләде. Дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы барысы 55 утырыш уздырган (шул исәптән чиратсызлары да), анда 2580 мәсьәлә каралган, 589 закон кабул ителгән.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының  «Лицензияләштерү» бүлегендә Дистанцион укуларның җиденче дересе урнаштырылган.

8 июль көнне Татарстан Икътисад министрлыгында халык тарафыннан тәкъдим ителгән социаль проектлар республика конкурсының икенче этабына сайлап алу булды. Анда Казаннан гына түгел, ә республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан килүчеләр социаль әһәмияткә ия булган үзләренең проектларын яклап чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International