Татарстанлылар социаль проектлар тәкъдим итә

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
8 июль көнне Татарстан Икътисад министрлыгында халык тарафыннан тәкъдим ителгән социаль проектлар республика конкурсының икенче этабына сайлап алу булды. Анда Казаннан гына түгел, ә республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан килүчеләр социаль әһәмияткә ия булган үзләренең проектларын яклап чыгыш ясады.
Конкурсның төп бурычлары: социаль әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне чишү, дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның үзара бәйләнешен ныгыту, иң яхшы социаль проектларны табу, бүләкләү һәм аларны тормышка ашыру. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, мондый конкурсны уздыру идеясе республикада “Бердәм Россия” көннәрен уздырганнан соң барлыкка килгән. Ул вакытта татарстанлылар партия вәкилләренә кызыклы идеяләр белән мөрәҗәгать иткән булган. Чараның финал этабы 15 июльгә кадәр үткәреләчәк.
Шушындый ук конкурс 2011 елда да үткәрелгән булган. Ул вакытта Татарстанның 45 районыннан килгән 134 эш катнашкан. Грант фондының гомуми күләме 30 миллион сум тәшкил иткән.
- Безнең әлеге проектларда халыкның катнашырга теләвен күрәсебез килә. Бәйге чын мәгънәсендә халык социаль проектлары конкурсы булсын иде, - дип белдерде тыңлауларны ачып җибәргәндә Римма Ратникова.
Чара башлаганчы, комиссия әгъзалары конкурсның кайбер пунктларына аерым тукталып үтте. Халык социаль проектын тормышка ашыруга кирәк булган сумманың 60 процентын гына грант акчалары каплый. Калган 40 проценты муниципаль берәмлек үзе таба яисә читтән инвестицияләр җәлеп итә.
Һәр эш авторы чыгышында үз проектының халыкка кайсы ягы белән файдалы булачагын төгәл әйтергә тиеш иде. Шуңа да, комиссия әгъзалары аларга сорауларны бик күп бирде, һәр эшне тәфсилләп тикшерде.
Мәсәлән, “ТатарМастер” ААҖы директоры Артур Мостаевның “Халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен сатуны булдыру” проектына да сораулар шактый күп яуды. Проект авторы Каюм Насыйри урамында халык һөнәрчелеге эшләнмәләрен сату өчен махсус сандыклар ясатырга тәкъдим итә. Анда шәһәр кунакларына, туристларга тәкъдим ителәчәк товарлар урнашачак. Аннан соң әлеге сандыкларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөрисе дә булмаячак. Сатучыларның үзләренә килгәндә, Мостаев аларга товарларын милли киемнәр киеп сатарга тәкъдим итә. Комиссия әгъзалары исә хәтта һәр сандыкның нинди үлчәмдә булуын, аның бәясен, кайда урнаштырылачагын да белеште.
Шәһәрләр шәһәрчә булса, район, авыл кешеләре проектлары каланыкылардан аерылып торды. Авылда яшәүчеләрнең социаль проектлары андый киң масштаблы формада булмаса да, эчтәлеге шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Мәсәлән, апаслылар социаль проектларына грант отып, сулыкларга игътибарны арттырырга җыена икән. Илдар Исламшинның проекты шуңа багышланган.
- Безнең проект Апастагы чишмәне, аның тирә-юнен төзекләндерүгә багышланган. Апаска кергән урында урнашкан чишмә тирәсендә махсус корылма кирәк, анда район халкына да, һәрбер килгән кешегә дә туктап, ял итеп, су алырга мөмкинлек булсын өчен шушы проектны якларга алындык. Тагын бер проектыбыз ял паркын яңарту турында. Шушы проектыбыз белән конкурста җиңсәк, бик яхшы булыр иде, - дип сөйләде Илдар Исламшин.
Чыгыш ясаучылар мөһим темаларның күбесен күтәрде. “Юность” мәдәният йортында мөмкинлекләре чикле кешеләргә мәдәни программалар оештыру; чүп-чарны аерып җыюны булдыру; 165нче мәктәпнең спорт мәйданчыгын яңарту; Әмирхан, Ямашев урамнары ишегалларын төзекләндерү; “Яңа татар бистәсе” музей үзәген булдырулар әнә шундыйлардан.
Әйтергә кирәк, проект авторлары арасында үз тәкъдимнәренең һәрбер пунктын энә күзеннән үткәреп бетермәүчеләр дә очрады. Мәсәлән, проектны тормышка ашыру өчен китәчәк чыгымнарны алдан ук күзалламау аеруча күп сораулар тудырды. Грант отсалар, ул акчаның кайсысын кая куясын белмәүчеләр дә булды. Күрәсең, бу проектлар әллә җитәкчеләр кушканга гына эшләнгән, әллә аларга конкурска бер-ике көн калгач кына тотынганнар...
Конкурста җиңеп, грант алачак социаль проектлар быелның 1 октябренә кадәр тормышка ашырылырга тиеш. Шуны истә тотып, кайбер авторларның әлеге мөһим сорауларга җавабы булмавы гаҗәпләндерә. Бәлки мондый конкурсларны оештыру алдыннан халыкны агарту буенча эшләр алып барырга кирәктер? Нәрсә генә әйтсәк тә, төгәл проект төзү, аны финанслауның бөтен нечкәлекләрен белү кирәкле нәрсә. Җитәрлек белемең булмыйча икътисад диңгезендә шактый авырга туры килә бит. Бигрәк тә, проект авторы гади авыл кешесе булганда...
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International