ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2014 ел
җомга
Бүгеннән республикада “ЛИЗИНГ-ГРАНТ” программасы старт ала. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 13 нче марттан башлап, “ЛИЗИНГ-ГРАНТ” программасы буенча субсидияләр формасында дәүләт ярдәме күрсәтү өчен, конкурс нигезендә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алу турында игълан итә. Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм департаменты башлыгы урынбасары Артем Сироткин сөйләде.
Конкурста катнашу өчен заявкаларны ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм үзәге кабул итәчәк. Теләге булганнарга Казанның Мәскәү урамы, 55 нче йорт адресы буенча урнашкан министрлык бинасына килеп,125 нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9 дан 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9 дан 16 сәгать 45 минутка кадәр вакыт аралыгында килергә була.
“Гадәттә, эшмәкәрлеккә ярдәм программаларын финанслау елның икенче яртысында старт ала иде, быел эшмәкәрләрдән, шул исәптән, сезонлылык факторы мөһим булган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән мөрәҗәгатьләр күп булганлыктан, планлаштырылган акчаларның республика өлеше хисабына, бу ярдәмне иртәрәк башларга булдык. Әлегә башлангыч финанслау 60 млн сум күләмендә билгеләнде, алга таба ул арттырылачак. Күпмегә икәне Россиянең Икътисади үсеш министрлыгы конкурсында ничек катнашуыбызга бәйле булачак”, - дип белдерде Артем Сироткин. Ул хәбәр иткәнчә, федераль бюджеттан каралачак финанслау күләме апрель азагында тәгаенләнергә тиеш.
2014 елның 6 нчы мартында Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов Россия Федерациясе Президенты йомышчысы Андрей Белоусов уздырган киңәшмшдә катнашты.
Киңәшмә сәнәгатьнең конкуренциягә сәләтен арттыру мәсьәләсе буенча булды.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Икътисадый совет Президиумы утырышы 2014 елның 12 нче мартына планнаштырылган.
Бу атнада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы» ДУП вәкилләренең Россия Федерациясе субъектларында «Дүрт чыгым» проектын гамәлгә ашыру буенча «Саклык банкы-АСТ» ҖЧҖ вәкилләре белән чираттагы киңәшмәсе уздырылды. Системаны гамәлгә кертү заказчылар тарафыннан мәгълүматны ачу принципларын үзгәртә. Тикшерелү таләп ителгән чыгым декларацияләре урынына чыгымнарны автомат рәвештә исәпкә алу кертелә. Бу акчаларны максатчан куллануны исәпкә алу һәм контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулы булып тора. Чираттагы эшче очрашуны 2014 елның 17 мартында Казанда уздыру планлаштырылды.
Россия Федерациясе Салым кодексының 74нче маддәсенә ярашлы рәвештә, салым түләү буенча йөкләмәләрне, шул исәптән инвестицияле салым кредиты формасындагысын да, үтәү сроклары үзгәргән очракта салым түләү буенча йөкләмә поручительлек белән тәэмин ителә ала.

Поручительлек Россия Федерациясе гражданлык законнарында каралганча, салым органы һәм поручитель арасындагы килешү рәвешендә рәсмиләштерелә.
Юридик яки физик зат поручитель булырга хокуклы. Салым түләү буенча бер йөкләмәдә берүк вакытта берничә поручитель катнаша ала.
2014 елның 4 мартында Дәүләт Думасына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән закон проекты кертелде. Ул җирләрне категорияләргә бүлүдән территориаль зоналаштыруга күчүне күз уңында тота.
«Җирләрне категорияләргә бүлүдән территориаль зоналаштыруга күчү өлешендә Россия Федерациясе Җир кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы закон проекты Россия Федерациясе Президентының күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән башкарылды.
Татарстан Республикасы оешмалары 2014 нче елның 5 нче мартыннан 7 нче мартына кадәр «EXPO-RUSSIA SERBIA 2014» сәнәгать күгәзмасендә катнаша.
Татарстан Республикасыннан түбәндәге оешмалар катнаша:
– Экспортка ярдәм итү үзәге;
–«Армастек-Идея» ҖЧҖ;
–Здравмедтех-Поволжье» ЯАҖ;
–«Клион» ҖЧҖ;
–«Ледел» ҖЧҖ ;
–«Тагро» ҖЧҖ;
–«Плутон» ҖЧҖ;
– ИП Белавина Р.В.;
–«СМП-Механика» ҖЧҖ ;
–«Тиссан» ҖЧҖ.
2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру дәүләт программасын эшләү буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды.
Эшче төркем составы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 февралендәге 315-р номерлы күрсәтмәсе белән расланды. Эшче төркемне Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова җитәкли. Эшче төркемгә республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре, Эшкуарларның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкил һ.б. керә. Икътисад министрлыгыннан Административ реформа мәсьәләләре идарәсе башлыгы Альбина Гергерт катнаша.
2014 елның 6 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Финанс ярдәме алган бизнес-проектларны тормышка ашыру барышында барлыкка килә торган сорауларны карау комиссиясенең чираттагы утырышы уздырылды.
Утырыш барышында республиканың 2011-2013 елларда «Лизинг-грант», «Социаль эшкуарлык» программалары кысаларында дәүләт ярдәме алган 14 предприятиесенең мөрәҗәгате тикшерелде.
2014 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Булат Хуҗиәхмәтов Татарстан Республикасында «KPMG» компаниясенең идарәче партнеры Виктор Акулян белән очрашты.
Очрашу барышында «KPMG» компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасының инфраструктура мәйданчыкларына, шул исәптән «Чистай» Индустриаль паркына, потенциаль инвесторларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде. Очрашу йомгаклары буенча әлеге юнәлештә уртак эшне дәвам итү турында килешүгә ирешелде.
2014 елның 17 нче мартыннан алып 20 нче мартына кадәр Мәскәү шәһәрендә Бөтендөнья эшкуарлар конгрессы булачак.
Конгресс Россиядә беренче тапкыр үткәрелә.
Бөтендөнья эшкуарлар конгрессында катнашу бушлай. Катнашырга теләүчеләр алдан регистрация утәргә тиеш.
Тулырак мәгълүматны Конгресс сайтында- www.gec2014.com ала аласыз. Шулай ук мәгълүмат өчен телефон: +7(495)660-06-68, e-mail: info@forinnovations.org


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International