Инвестицияле салым кредитын кулланган өчен процентларны һәм инвестицияле салым кредитын кире кайтару йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итү турындагы сорау буенча

2014 елның 7 марты, җомга
Россия Федерациясе Салым кодексының 74нче маддәсенә ярашлы рәвештә, салым түләү буенча йөкләмәләрне, шул исәптән инвестицияле салым кредиты формасындагысын да, үтәү сроклары үзгәргән очракта салым түләү буенча йөкләмә поручительлек белән тәэмин ителә ала.

Поручительлек Россия Федерациясе гражданлык законнарында каралганча, салым органы һәм поручитель арасындагы килешү рәвешендә рәсмиләштерелә.
Юридик яки физик зат поручитель булырга хокуклы. Салым түләү буенча бер йөкләмәдә берүк вакытта берничә поручитель катнаша ала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International