Икътисад министрлыгы «KPMG» компаниясе белән республиканың инфраструктура мәйданчыкларына потенциаль инвесторларны җәлеп итү мәсьәләләрен тикшерде

2014 елның 7 марты, җомга
2014 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Булат Хуҗиәхмәтов Татарстан Республикасында «KPMG» компаниясенең идарәче партнеры Виктор Акулян белән очрашты.
Очрашу барышында «KPMG» компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасының инфраструктура мәйданчыкларына, шул исәптән «Чистай» Индустриаль паркына, потенциаль инвесторларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде. Очрашу йомгаклары буенча әлеге юнәлештә уртак эшне дәвам итү турында килешүгә ирешелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International