Икътисад министрлыгы «Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы» ДУП белән бергә мәгълүмати программалар өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә

2014 елның 7 марты, җомга
Бу атнада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара элемтәләр буенча Татарстан Республикасы агентлыгы» ДУП вәкилләренең Россия Федерациясе субъектларында «Дүрт чыгым» проектын гамәлгә ашыру буенча «Саклык банкы-АСТ» ҖЧҖ вәкилләре белән чираттагы киңәшмәсе уздырылды. Системаны гамәлгә кертү заказчылар тарафыннан мәгълүматны ачу принципларын үзгәртә. Тикшерелү таләп ителгән чыгым декларацияләре урынына чыгымнарны автомат рәвештә исәпкә алу кертелә. Бу акчаларны максатчан куллануны исәпкә алу һәм контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулы булып тора. Чираттагы эшче очрашуны 2014 елның 17 мартында Казанда уздыру планлаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International