Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты җитәкчесе Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең гадәттәге утырышын уздырды. Утырышның көн тәртибендә – кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча комплекслы чаралар, маркетплейсларны үстерү, дәүләт хезмәтләре күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү.
Эшче төркем утырышының көн тәртибендәге беренче мәсьәлә корылыкка бәйле агымдагы икътисадый вәзгыять турында фикер алышудан гыйбарәт булды. Утырышта начар һава торышына бәйле рәвештә республикада аграрчылар өчен каралган ярдәм чаралары турында да әйтелде. Татарстанның Минзәлә, Буа, Нурлат һәм Алабуга муниципаль районнары докладлар белән чыгыш ясады.
Шулай ук төркем утырышында электрон сәүдә үсеше турында да фикер алыштылар. Бу темага доклад белән «Электрон сәүдә үсеше үзәге» АКО башкарма директоры Инесса Яруллина чыгыш ясады. Республикада интернет-сәүдәнең көчле үсеше Россиядә эшләүче барлык эре онлайн-ритейлерларны җәлеп итте. 2024 елга, экспертлар фикеренчә, онлайн-сәүдә базары 2,5 тапкыр артачак. Бу Республиканың кече һәм урта бизнес субъектлары саны буенча Идел буе федераль округында беренче һәм Россия Федерациясендә җиденче урынны алып торуы белән дә аңлатыла.
Эшче төркем утырышының көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм чаралары комплексы булды. Ташламалы финанс инструментларын куллану районнарда эшкуарлар эшчәнлеген тагын да активрак һәм куркынычсызрак үстерергә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук эшче төркем утырышында муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтү һәм актуальләштерелгән административ регламентларны раслау, аларны оптимальләштерү һәм цифрлаштыру процедураларын исәпкә алып күрсәтүгә бәйле вәзгыять турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 2 июленнән 82 дәүләт һәм муниципаль хезмәт республиканың Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында электрон рәвештә күрсәтелә, шуларның 48 – дәүләт һәм 34 – муниципаль хезмәт.