Казанда ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә Шакир Әхтәмов истәлегенә мемориаль такта куелды

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

19 август көнне Казанның Вахитов районының Николаев урамындагы 5 нче йортта дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Шакир Әхтәмов тууына 120 ел тулу уңаеннан мемориаль такта ачу тантанасы булды. Ул икенче, өченче, дүртенче чакырылыш ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе урынбасары, большевикларның Бөтенсоюз Коммунистлар партиясенең Буа һәм Апас район комитетларында беренче секретарь булып эшли, 1942 елда Зөя-Ульяновск участогында тимер юл төзелешен җитәкли.

Тактада рус һәм татар телләрендә: «1958-1989 елларда бу йортта ТАССР дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Шакир Әхмәтҗан улы Әхтәмов яшәгән» дип язылган.  Мемориаль такта кую инициаторы – Шакир Әхмәтҗан улының оныклары, идеягә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан теләктәшлек белдерелде.

Мемориаль такта ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Айрат Әхмәдуллин, Шакир Әхмәтҗан улының оныклары Равил Әхтәмов һәм Эльмира Арслановалар катнашты.

Шакир Әхтәмовның якташы Ринат Гайзатуллин үзенең сәламләү сүзендә әлеге кешенең исеме Бөек Ватан сугышы еллары белән тыгыз бәйләнгән, дип билгеләп үтте. Шакир Әхмәтҗан улының җаваплылыгы һәм иҗади энергиясе аркасында кыска вакыт эчендә катлаулы сугыш вакытында тимер юл төзүгә ирешелә, аның аша совет гаскәрләре корал белән тәэмин ителә.

«Ул яшь буын өчен зур өлге булып тора, югары белем ала, бик талантлы кеше була, шуңа күрә карьера баскычыннан да тиз күтәрелә. Халык аны яратты», – дип өстәде Ринат Рәүф улы.

Шакир Әхмәтҗан улы үз хезмәте өчен 1945 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1950 елда Ленин ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен», «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Шакир Әхмәтҗан улының оныклары республика җитәкчелегенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International