ТР Фәннәр академиясе һәм СурДУ уртак фәнни тикшеренүләр турында килешкән

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Россия партнерлары белән фәнни кооперацияне көчәйтү максатларында «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Перспективалы икътисадый тикшеренүләр үзәге» һәм Сургут дәүләт университеты төньяк нефть-газ төбәкләрендә социаль өлкә һәм хезмәт күрсәтү секторының уртак тикшеренүен гамәлгә ашыру турында килешкән.

Хәзерге заман чакырулары, икътисадны диверсификацияләү һәм инновацияле процессларны, шул исәптән дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә дә, җәелдерү зарурилыгы шартларында, яклар төбәктәге социаль өлкәнең үсеш дәрәҗәсен генә түгел, ә хезмәт күрсәтү перспективаларын да комплекслы тикшерү, дәүләтнеке булмаган секторның социаль өлкәгә җәлеп ителешен киңәйтү, көндәшлелеккә сәләтле икътисадның төп ресурсы буларак кеше капиталы мәсьәләләрен һәм ил һәм территорияне үстерүнең илкүләм максатлары белән килештереп, башка өстенлекле юнәлешләрне билгеләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International