ТР Лаеш районының икътисадый үсеш резервлары билгеләнде

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Лаеш районының икътисадый үсеше турында сөйләштеләр. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә башкарылган эш барышында районның перспектив үсеш нокталары билгеләнде.

2021 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингында Лаеш районы 3 нче урында тора.

Районның эре һәм урта предприятиеләре тарафыннан үзләре җитештергән товарлар төяп җибәрелгән, 22,4 млрд. сумлык эшләр һәм хезмәтләр башкарылган. Район икътисады сәнәгать, транспортлау һәм саклау, авыл хуҗалыгы, төзелеш предприятиеләренә нигезләнә. Көндәлек кирәкле продуктлар, медицина инструментлары, төзелеш компонентлары, кошчылык, балыкчылык һ.б. төрле җитештерү үсеш алган.

Төп компанияләргә «Нәфис», «Казан МЭЗ» АҖ, «Казан май комбинаты» АҖ, «Нәфис-биопродукт» АҖ, Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты, «ЮВТ-Аэро», «Тулпар» ДК, «КМИЗ» АҖ, «Полипласт-Казан» АҖ, «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Биосфера Фиш» ҖЧҖ керә. 2021 елның августында «Дорхан» халыкара концернының икенче заводын ачу планлаштырыла. Кече һәм урта бизнес актив үсә, үзмәшгульләр саны арта.

Районда сәнәгать мәйданчыклары һәм парклар булдыру һәм үстерү эше дә дәвам итә. Шулай итеп, район икътисадында Иннополис-Лаеш мөһим роль башкара, анда өч инвестиция проектын гамәлгә ашыру һәм 167 эш урыны булдыру планлаштырыла. Биш авыл җирлегендә һәм район үзәгендә 7 сәнәгать мәйданчыгы булдырылган, анда 32 резидент уңышлы эшчәнлек алып бара. Алар тарафыннан 600 эш урыны булдырылган. Сәнәгать мәйданчыкларының кайбер резидентларының продукциясе бөтен Россия буенча сатыла һәм ерак чит илләргә экспортка җибәрелә. Паркларның йөкләнеше 70% тәшкил итә.

Лаеш районында туристлык кластеры икътисадның иң актив үсүче тармакларыннан берсе булды. Лаешта цивилизацияле ялны үстерүгә «Кама диңгезе» пляжы зур өлеш кертә. Кыска гына вакыт эчендә ул җирле халыкның гына түгел, Казанның һәм якын районнарның да яраткан урынына әверелде.

Үсеш резервлары Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясенең Лаеш районына эш сәфәре кысаларында билгеләнде. Визит барышында муниципаль берәмлек территориясендә гамәлгә ашырыла торган һәм гамәлгә ашырылырга планлаштырылган төп инвестиция проектлары каралды, шулай ук эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International