«Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә бизнес өчен финанс ярдәме формалары һәм финанс булмаган хезмәтләр күрсәтү турында сөйләштеләр

2021 елның 27 июне, якшәмбе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы эшкуарлыгына финанс һәм финанс булмаган ярдәм турында фикер алыштылар. Журналистлар алдында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ведомство буйсынуындагы оешмаларның җитәкчеләре чыгыш ясады.

Эшкуарлар арасында популяр булган ярдәм чаралары турында сөйләгәндә, генераль директорның беренче урынбасары – ТР эшкуарларына ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова быел маркетплейсларга чыгуның иң актуаль чараларның берсе булуы турында билгеләде.

Быелдан башлап, Фонд үзмәшгульләргә товарларны онлайн-мәйданчыкларда урнаштырырга ярдәм итә. Әгәр элегрәк Фонд белгечләре маркетплейслар белән эшләүдә бары тик белем бирү ярдәмен генә күрсәтсә, хәзер тулы комплекслы хезмәтләр күрсәтелә, шул исәптән товарларны интернет-мәйданчыкта теркәү һәм урнаштыру буенча да. Үзмәшгульләр белән эшләү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.

«Без эшкуар өчен фотоконтент, товар карточкалары, логистика схемаларын үзебез төзиячәкбез. Бүгенге көндә эшкуарларның күбесе маркетплейсларның яңа сату базарларына чыгуда, чыннан да, реаль мөмкинлек тудыруын аңлап эш итә, Фонд Татарстан җитештерүчеләренең товарларын гына түгел, ә үзмәшгульләр тәкъдим итә торган хезмәтләр күрсәтүне дә алга этәрүдә ярдәм итәчәк. Без үзмәшгульләр арасында хезмәт күрсәтү өлкәсендәге эшкуарлар – маникюр осталары, кондитерлар күп булуын аңлыйбыз, һәм, димәк, без аларга махсуслаштырылган сервис маркетплейсларында да урнашырга ярдәм итәчәкбез», – дип билгеләп үтте  Борһанова.

Фонд шулай ук КУЭ субъектлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, патент анализы, бухгалтерия алып бару, реклама хезмәтләре күрсәтү, товарларны маркалау, ярминкәләрдә һәм күргәзмәләрдә катнашуны финанслау, хисаплылык тапшыру һәм хәтта персонал сайлауга бәйле дә бизнес өчен киң спектрлы хезмәт күрсәтә.

«Без патент эзләү чыгымнарын үз өстебезгә алабыз – бу хезмәт инновацияле өлкә эшкуарларына туры килә, кеше нәрсә дә булса уйлап таба икән, аның яңалыгын тикшерергә, нәтиҗәдә патент теркәтергә кирәк. Без бу мәсьәләдә ярдәм итәбез», – дип өстәде спикер.

ТР Экспортка ярдәм итү җитәкчесе Артур Гайнов үз нотыгында Татарстан эшкуарларының маркетплейсларга чыгуы Россия базарларын гына түгел, дөнья базарларын да үзләштерү мөмкинлеген ача, дип ассызыклады.

«Ярдәм итүнең популяр чараларының берсе – продукцияне халыкара электрон мәйданчыкларда урнаштыру. Үзәк эшкуарларга eBay, Alibaba, Amazon кебек халыкара e-commerce платформаларында сатарга ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Гайнов.

Чит ил маркетплейслары дөнья буйлап сатучыларны бик теләп терки, татар эшкуарлары өчен чит илләрдә бизнес җәелдерүдә менә дигән мөмкинлек бу.

Экспортка ярдәм үзәгендә күрсәтелә торган хезмәт мөрәҗәгать итүчегә беренчел бәяләү (скоринг) уздыра. Аның нәтиҗәсе буларак конкрет бизнес өчен иң кулай мәйданчык сайлана. Скоринг эшкуарның тышкы сәүдә платформаларында сату нәтиҗәлелеген арттырырга, дөрес фараз һәм товар запасларына рациональ идарә итүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Гайн журналистларның игътибарын күп кенә эшкуарлар өчен халыкара базарга чыгуның катлаулы процесс буларак кабул ителүенә юнәлтте.

«Бу мәсьәләдә тәҗрибә җитмәү бизнес өчен өлешчә стоп-факторга әверелә. Шул ук вакытта Татарстанда күрсәтелә торган хезмәтләр һәм товарлары дөньякүләм танылган брендлар белән көндәшлек итәргә сәләтле. Һәм, кагыйдә буларак, бары тик субъектив сәбәпләр генә компаниянең экспортка чыгуын тоткарлый», – дип тәмамлады спикер.

Бу киртәләрне җиңү өчен Россия экспорт үзәге «Экспорт форсажы» акселерация программасын эшләгән. Ул – компанияләрнең, шул исәптән элегрәк экспорт белән эш итмәгән компанияләрнең экспорт эшчәнлеген тизләтелгән үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү, финанс һәм башка чаралар системасы.

«Татарстан эшкуарлары, ТР Экспортка ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итеп, акселераторда катнаша ала. Хәзерге вакытта конкурс нигезендә сайлап алу өчен гаризалар кабул ителә. Акселераторда катнашу – бушлай», – дип билгеләде Гайн.

Ул искәртеп узганча, Татарстан Республикасы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге эшкуарларга экспорт эшчәнлегенең барлык этапларында да ярдәм күрсәтеп тора һәм «Экспортер» программасы буенча ташламалы микрозаймнар алуда ярдәм итәргә әзер. Эшкуарлар, экспорт контракты суммасына карап, Россия Үзәк Банкының 0,1% башланган төп ставкасы күрсәткечләрендә 2 елга кадәрге срокка 300 мең сумнан 5 млн сумга кадәрге займнарга исәп тота ала.

Матбугат конференциясендә республика бизнесына ярдәм итүнең тагын бер инструменты – дәүләт гарантияләре турында Татарстан Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин сөйләде.

Спикер сүзләренә караганда, Фонд поручительлеге белән кредит бирү күләмнәре елдан-ел арта бара. Әйтик, 2019 елда 1,47 млрд. сумга 274 йөкләмә бирелгән, 2020 елда 1,76 млрд.сумга 342 йөкләмә бирелгән, нәтиҗәдә эшкуарларга 5,5 һәм 7,9 млрд. сумлык кредитлар алу мөмкинлеге бирелгән.

Быел Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшкуарларга 1,8 млрд. сумлык 350дән дә ким булмаган йөкләмә бирергә планлаштыра. КУЭ субъектлары, үз чиратында, Фонд ярдәме белән 7 млрд. сумнан артык кредит җәлеп итә ала.

«Ел башыннан бирле без 724 млн.сумнан артык суммага 152 поручительлек бирдек, шул ук вакытта бизнес тарафыннан җәлеп ителгән кредитлар күләме 4,2 млрд.сум булды», – дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ җитәкчесе урынбасары Алсу Дәүләтбаева эшкуарлар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан ике программа буенча субсидияләр алырга мөмкин, дип хәбәр итте. Гамәлдәге займнар буенча процент ставкасын субсидияләү эшкуарга кредит килешүе буенча түләнгән процентларны капларга мөмкинлек бирә. Икенче программа җәмәгать туклануы өлкәсе эшкуарларының ризык һәм азык-төлек продуктларын курьер белән китерү чыгымнарын 100% дәрәҗәсендә компенсацияләүне күздә тота.

Республика бизнесына, рәсми ресурслардан тыш, ярдәм алу өчен кирәкле документлар һәм шаблоннар белән, аларны дөрес тутыру өчен кирәкле программалар турында мәгълүмат Telegram каналының «Субсидии ЦРПП» чат-ботында урнаштырылган. Бот ярдәмендә эшкуарлар оператив рәвештә бушлай онлайн-консультация ала, программаның тулы шартлары һәм хисаплылык тапшыру сроклары турында белә ала.

«Бу 11 июньдә эшләтеп җибәрелде, бу вакыт эчендә аннан 600 эшкуар файдаланган, без алардан уңай кайтавазлар алдык. Аерым алганда, кулланучылар цифрлы инструментның уңайлы һәм гади булуын билгеләп үттеләр – субсидия алу өчен кирәкле барлык документлар исемлеген хәзер бер ишарә ярдәмендә алырга була», - дип өстәде Дәүләтбаева.

Матбугат конференциясенең видеотрансляциясен әлеге сылтама буенча карарга мөмкин:  https://www.tatar-inform.ru/conferences/press-konferenciya-o-finansovyh-i-nefinansovyh-programmah-podderzhki-i-uslugah-dlya-biznesa-tatarstana-5820107

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International