Татарстанның инновацияле төзелеш проекты 20 миллион сумлык ярдәм алган

2021 елның 25 июне, җомга

Казаннан яшь галим, «Химград» технополисы резиденты Артем Барахтинның инновацияле проекты 20 миллион сумлык ярдәм алган. Проект азкатлы йортларны төзү өчен бетон конструкцияләрне 3D-принтерда бастырып чыгару мөмкинлеген бирә. Татарстан компаниясе – «Аркодим» 2020 елда «Развитие-НТИ» инновацияләргә ярдәм итү фонды программасында җиңүче булган. Программа инновацияле продуктларны күпләп җитештерүне оештыруда һәм аларны гомуми базарга кертүне күздә тота.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектка эксперт бәяләмәсен бирүдә һәм Фонд программасында катнашу өчен ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан ярдәм күрсәтелде.

«Аркодим» предприятиесе бүлеп бирелгән акчаларны аддатив технологияләр ярдәмендә азкатлы биналар төзү өчен роботлаштырылган комплекслар составында эшләү өчен билгеләнгән конструктив, технологик һәм программа чишелешләрен эшләүгә юнәлдерәчәк. Аерым алганда, фирма төзелеш 3D-басмасы ярдәмендә йортлар төзергә планлаштыра. Галим сүзләренә караганда, мондый төзелеш перспективалы булып тора, чөнки бу объектны тапшыру бәясен һәм вакытын кыскартырга ярдәм итә. Шул ук вакытта дөньяда, әйтик Дубайда, Мексикада һәм Россиядә 3D-басма методы белән бетон биналар төзү проектлары бар икән инде. Гомумән алганда, дөньяда бетон басмасы базары киңәя бара һәм күпчелек илләрдә кулланыла.

Татарстан Республикасы, гадәттәгечә, Фонд конкурсларында һәм программаларында актив катнаша. Республикада инновацияләр өлкәсендә әлеге үсеш институты белән үзара хезмәттәшлекне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Фондның төбәк вәкиле һәм «Фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДУП базасында перспектив проектлар белән эшләүче «ТатПатент» цифрлы платформасы белән берлектә алып бара. Татарстан Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре, конкурс программаларында катнашу өчен, инновацияле кече һәм урта эшкуарларга эксперт һәм консультация ярдәме күрсәтә. Инновацияләргә ярдәм фонды конкурсларында катнашырга теләгән татарстанлылар Фонд сайтында гариза бирә алалар: https://fasie.ru/. Гариза бирүче дәгъва белдерә алган грантның максималь күләме 20 млн. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International