Үзмәшгуль Исмәгыйль Әзизов: хәзер мин үзем эш бирә алам

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәттән төрле эшләр башкаручы Исмәгыйль Әзизов үзмәшгуль сыйфатында бер ел элек теркәлгән. Ул гомере буе төзелештә эшләгән – плитка ябыштырган, түбә япкан, төзелеш корылмалары, слесарь хезмәтләре күрсәткән. Бизнесы яшерен булган, салымнарны түләп бармаган. Үзмәшгуль статусына күчүне ул бары тик уңай яктан гына бәяли, бизнесын күләгәдән чыгарган. Өстәвенә дәүләттән ярдәм алу мөмкинлеге дә барлыкка килгән. Исмәгыйль Әзизов яңа системаның үзе өчен уңай яклары турында сөйләде.

Табышын легальләштерү турында Исмәгыйль Әзизов күптәннән уйлана башлаган, әмма идарә итү кыенлыклары һәм бухгалтерия алып бару зарурлыгы аркасында шәхси эшкуар булырга теләмәгән. Үзмәшгуль статусы һәм махсус гади салым режимы күңеленә ярап куйган.

«Төзелеш өлкәсендә күп еллар эшләдем, салымнар түләмәдем, үзмәшгуль булу варианты барлыкка килгәч, ул миңа шунда ук ошап китте, система ачык, үтәкүренмәле булып күренде. Мин эшләгән акчага хәзер беркем дә бәйләнә алмый», – дип сөйләде Әзизов.

Үзмәшгуль статусында теркәлгәннән соң, Исмәгыйль Әзизовның «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондыннан ярдәм алу мөмкинлеге барлыкка килгән. Ул 200 мең сум күләмендә микрозайм рәсмиләштергән.  Бу суммага төзелеш җиһазлары – перфораторлар, эретеп ябыштыру аппараты һ.б. сатып алган.

«Микрозай өчен Фондка зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки банкларга күпме генә мөрәҗәгать итсәм дә, кредит алганым булмагач һәм беркайда да рәсми эшләмәгәч, беркайда да акча бирергә теләмәделәр. Икътисад министрлыгында мине тыңладылар һәм ташламалы кредит белән ярдәм итәргә булдылар», – ди үзмәшгуль.

Төзелеш остасының эшләре алга киткән, заказлар саны арткан һәм заказчыларның мөнәсәбәте дә үзгәргән, ышаныч белдерә башлаганнар. Хәзер ул закон буенча эш итә һәм тагын да җитдирәк заказларга алына ала. Мисал өчен хәзер ул корыч конструкцияләрне янгынга каршы эшкәртә.

«Татарстанда үзмәшгуль сыйфатындагы салым режимына 127 мең кеше  күчкән. Хәзер алар дәүләттән ярдәм алырга мөмкин. Мондый чара актив профессионалларга үз эшен ачарга этәргеч бирер дип өметләнәбез», – дип хәбәр итте генераль директорның беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Борһанова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International