Түбән Новгородта «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе (ЦПР)» конференциясендә республиканың «Сыналган бизнес» тәҗрибәсе тәкъдим ителгән

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Түбән Новгородта «Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе» конференциясендә «Бизнес өчен цифрлы җайга салу сервислары» контроль-күзәтчелек эшчәнлеге буенча панель дискуссия булып узган.

Чарада Россия Федерациясе Хисап палатасы Аппараты җитәкчесе Вячеслав Витушкин, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайга салу сәясәте һәм җайга салу йогынтысын бәяләү департаменты директоры Александр Литвак, Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Электрон хөкүмәт инфраструктурасын үстерү департаменты директоры Сергей Цветков, Түбән Новгород өлкәсе икътисадый үсеш һәм инвестицияләр министры Игорь Норенков, Мәскәү шәһәре Төп контрольлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Клименко катнашкан. Татарстан Республикасы ягыннан конференциядә Республика икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова һәм «Сыналган бизнес» проекты авторы Альбина Газизуллина катнашты.

Александр Литвак үз нотыгында  2020 елда башкарылган эшнең нәтиҗәләре һәм күләмнәре турында билгеләп узган. Әйтик, җайга салу гильотинасы кысаларында 132 дәүләт контроле (күзәтчелеге) төре катнашкан, 12 меңгә якын акт юкка чыгарылган, шуларның 9 меңгә якыны – совет чоры актлары, алмашка 447 акт кабул ителгән, шулардан 108 – хөкүмәт һәм 339 – ведомство актлары. Барлык актлар да җайга салу йогынтысын бәяләүне узган.

Наталья Кондратова «Сыналган бизнес» порталын гамәлгә ашыру һәм аның эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясаган. ТР икътисад министры урынбасары үз докладында билгеләп үткәнчә, проектның төп бурычы – кече бизнеска административ басымны киметү, контрольлек органнары таләпләре бозылу очракларын профилактикалау һәм үзмәшгульлекне популярлаштыру. Проект эшкуарлык һәм күзәтчелек таләпләре өлкәсендә гамәлдәге хокукый кыр турында түләүсез мәгълүмат-консультация ярдәме алу мөмкинлеген бирә, шул исәптән әлеге өлкәләрдә эксперт аңлатмалары һәм күрсәтмәләре дә бар.

Исегезгә төшерәбез, «Сыналган бизнес» проекты (provbiz.ru) – ул эшкуарлар өчен 2017 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы инициативасы белән Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә оештырылган, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә файдалы белемнәр һәм сервислар платформасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International