Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Әтнә районына килде. Министр районның җитештерү предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты һәм оешма җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекнең эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Икътисад министрын Әтнә районы башлыгы озата йөрде.
Визит «Тукай» ҖЧҖ катнаш авыл хуҗалыгы фермасын караудан башланды. Хуҗалыкта мөгезле эре терлек, атлар үрчетәләр, сөт продукциясе җитештерелә, күпьеллык культуралар үстерелә. Көн саен ферма 140 тоннага кадәр моно терлек азыгы җитештерә. Авыл хуҗалыгы предприятиесендә 163 эш урыны булдырылган. Предприятиенең төп керем чыганагы – көн саен 40 тоннага кадәр терлекчелек продукциясе (сөт һәм ит) сату.
Алга таба Мидхәт Шаһиәхмәтов «Араш» кулланучылар кооперативының сугым цехын карады. Узган ел «Арыш» ҖЧҖ терлек чалу һәм ит эшкәртү өчен махсус цехлар төзи башлаган. Проектка инвестицияләр күләме 120 млн. сум тәшкил иткән. Гомуми мәйданы 1284 кв. метр булган цехлар 2020 елның ноябрендә файдалануга тапшырылган. Кооперативта Әтнә районының бердәнбер сугым цехы урнашкан. Бер айга йөкләнеш күләме 650 баш тәшкил итә. Итне Казан, Мамадыш һәм Мәскәү шәһәрендәге ит комбинатларына саталар. Производствода 30га якын кеше эшли. Агымдагы елның биш аенда 120 млн. сум табыш кергән.
Предприятие колбаса җитештерүне оештырырга, махсус җиһазлар сатып алырга планлаштыра. Предприятиегә республикада гамәлдә булган ярдәм механизмнары – төрле эшкуарлык максатларына ташламалы микрофинанслау, шул исәптән җитештерүне киңәйтү һәм кирәкле җиһазлар сатып алу турында консультация бирелде.
Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук «Мирас+» ҖЧҖ икмәк һәм кондитер әйберләре җитештерү предприятиесендә дә булды, анда 50дән артык кеше эшли. 2020 елда компания кондитер цехы төзи башлаган. Инвестицияләр күләме 52 млн. сум тәшкил иткән. 1440 кв. метр мәйданлы кондитер цехы быелның мартында файдалануга тапшырылган. Компания киләчәктә җитештерүне киңәйтергә планлаштыра.
Тагын бер тукталыш Әтнә районындагы иң зур хуҗалыкта – «Таң» ҖЧҖ булды. Предприятиедә 200 артык кеше эшли. Кооператив эшчәнлегенең төп төре – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату. «Таң» АХҖК шулай ук нәселле мөгезле эре терлекләр үрчетү белән дә шөгыльләнә.
Җитештерү һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрен караганнан соң, икътисад министры муниципаль берәмлекнең оешма җитәкчеләре һәм эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына ярдәм итү программалары җентекләп каралды. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп узганча, республика җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә торган барлык программалар да Татарстан бизнесының ихтыяҗларын һәм реаль таләпләрен исәпкә алып булдырылган һәм эшкуарлыкны һәм икътисадны үстерүгә, яңа эш урыннарын саклап калуга һәм булдыруга юнәлдерелгән.
Аномаль эсселек һәм корылык аркасында Татарстан аграрийлары өчен ярдәм чаралары очрашуның төп мәсьәләсенә әйләнде. Министр билгеләп үткәнчә, инде хәзердән үк республика аграрийлары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә торган ташламалы ставка буенча 5 млн.сумга кадәр микрозайм буенча, шулай ук КУЭ субъектлары өчен ТР Гарантия фондына поручительлек сорап мөрәҗәгать итә ала. Әтнә районы бизнес вәкилләренең авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен яңа ярдәм чаралары буенча тәкъдимнәре һәм фикерләре тыңланды.