ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев Алабугада илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча фикер алышуда катнашты

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Алабугада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча республика һәм район комиссияләренең күчмә утырышы узды. Очрашу ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашында узды.

Алабуга районына визит барышында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзалары район башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының  «Уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында  узган елның сентябрендә ачылган «Йорт яны бакчасы» скверында булдылар. Шулай ук «Экология» илкүләм проекты кысаларында үзгәртеп корылган «Алабуга» МИЗ һәм Алабуга шәһәре көнкүреш һәм индустриаль агынтыларны чистарту корылмалары да каралды.

Объектларны карап чыкканнан соң, илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда һәм мәгълүматлаштыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча республика һәм район комиссияләре утырышы уздырылды.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта Алабуга районында илкүләм проектлар чаралары уңышлы тормышка ашырыла. Әйтик, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Мәдәни үсеш үзәге төзелә башлаган. Ул күпсанлы яшьләр һәм балалар булган микрорайонда урнашкан һәм аларның музыкаль һәм сәнгать үсеше өчен шартлар тәэмин итәчәк. «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча автомобиль юлларына капиталь ремонт ясау эшләре дәвам итә, шул исәптән агымдагы елда Алабуга шәһәренә керү юлы да ремонтланачак. Шулай ук районда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты да актив тормышка ашырыла. Мәрҗани урамындагы сквер янында урнашкан Георгий паркын төзекләндерү эшләре башланды.

Айрат Шәмсиев билгеләп үткәнчә, мондый сәфәрләрне даими рәвештә уздыру планлаштырыла, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының, Татарстан Республикасы территориясендә төбәк проект офисы буларак, бурычы – максатларга ирешү, максатчан күрсәткечләрне үтәү һәм илкүләм проектларның тулаем рәвештә уңышлы гамәлгә ашырылуын тәэмин итү.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International