Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондында үзмәшгульләр һәм эшкуарлар үз проблемаларын хәл итә һәм бизнесларын үстерүдә ярдәм ала алалар. Аерым алганда, биредә беренче тапкыр маркетплейска чыгару буенча бушлай хезмәт күрсәтелә башлады. Сервис «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында бушлай бирелә.
Татарстан Республикасы Питрәч районыннан шәхси эшкуар Вячеслав Хәйруллин беренче тапкыр маркеплейска чыккан. Аның кибетләр челтәре бар, электрон мәйданчыкта аяк киеме сатарга ниятли. Маркетплейска чыгу аның хыялы булган. Хәзер, ниһаять, нияте тормышка ашкан – хезмәт күрсәтүгә гариза тапшырган. Аңа сервисны илкүләм проект ярдәмендә бушлай күрсәткәннәр. Хәзер эшкуар аяк киемен үз кибетләрендә генә түгел, ә яңа клиентларны, асылда яшьләрне җәлеп итү өчен, маркетплейска чыгып сатарга кирәклеген яхшы аңлый. Ул электрон мәйданчыкта теркәлмәгән булган, чөнки кирәкле белемнәре булмаган. Хәзер Вячеслав мәгълүмат алып кына калмыйча, үз товарларын алга этәрү буенча да түләүсез күрсәтелгән хезмәтләрдән файдалана ала.
«Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм фонды ярдәменнән башка маркетплейска чыгуы минем өчен катлаулы бурыч булды. Миңа күп кенә профессиональ әдәбият, шул исәптән юриспруденция, икътисад, маркетинг буенча өйрәнергә, шулай ук фотога төшерергә өйрәнергә туры килер иде – чөнки маркетплейсларда фотографияләр форматына да таләпләр бар бит. Яисә мондый хезмәтләрне күрсәткән өчен хәлле генә акча алучы консалтинг компанияләренә мөрәҗәгать итәсе булыр иде, Фондта товарны алга этәрүдә ярдәм итәләр», – ди бизнесмен.
Эшкуар фикеренчә, маркетплейс – сәүдәдә заманча тренд һәм хәзер үз бизнесыңны үстерү өчен яңа таләпләргә туры килергә кирәк.
«Электрон мәйданчыклар бик тиз үсеш ала һәм минем кибетләргә конкуренция тудыра башлый. Кешеләргә кибеткә барып алуга караганда онлайн сатып алуы җиңелрәк. Шуңа күрә мин маркетплейста эшләргә өйрәнергә булдым, яңа трендларга туры килергә кирәк», – дип билгеләп үтте Хәйруллин.
Татарстан компанияләренең товарларын сата торган аккаунтлар саны 61 процентка арткан һәм 8000 аккаунтка җиткән. Эшкуарлар арасында электрон сәүдәнең популярлыгы арта. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының бурычы – Татарстан продукциясе республика читләрендә дә танылсын өчен, электрон сәүдәне үстерүгә шартлар булдыру.
«Хезмәт 15 июньнән күрсәтелә башлады, беренче мөрәҗәгатьләр алына башлады инде, хәзер без аларны эшкәртә башлыйбыз. Сервис үзмәшгульләр һәм эшкуарлар өчен ачык. Эшкуар үз продукциясен алга этәрү белән шөгыльләнгәндә, бу аның товарларына ихтыяҗны арттыра. Һәр маркетплейсның продукцияне алга этәрүдә үз ысуллары бар, шуңа күрә кагыйдәләргә туры китереп эш итәргә һәм барлык үзенчәлекләрне исәпкә алырга кирәк, – дип сөйләде ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге җитәкчесе Алинә Шәйхетдинова. – Күрсәтелгән ярдәм нәтиҗәсендә эшкуарлар Ozon, Wildberries, ЯндексМаркет һәм Avito кебек мәйданчыкларда Татарстан бизнесы товарларын һәм хезмәтләрен сату каналларын киңәйтә ала.
Хезмәт Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча күрсәтелә: Казан ш., Петербург ур., 28. Консультация сорап 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, аны киңәйтү һәм экспортка чыгаруга кадәр бизнеска ярдәм итү. РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.