Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев эш визиты белән Тукай районында булып китте. Визит кысаларында ул «Кама» сәнәгать паркын карады һәм 2021 елда гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектлары белән танышты.
Башкарма комитет вәкилләре белән бергә эшче төркем гамәлдәге «Кама» сәнәгать паркында булдылар, анда 3 резидент эшчәнлек алып бара. Алар арасында «АМ Груп», «Миксер», «Кампродинвест» кебек компанияләр бар, бүгенге көндә алар 27 эш урыны булдырган. Әлеге мәйданчыкта төзелеш материаллары, автокомпонентлар җитештерү, полимерлар эшкәртү өлкәсендәге проектлар гамәлгә ашырыла. Равил Сираҗиевка сәнәгать паркында резидентларны ничек җәлеп итүләре турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, июнь аенда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан йөкләнеш дәрәҗәсе 70% кимрә булган сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итү буенча чаралар комплексы эшләнде. «Кама» сәнәгать паркы Тукай районы халкын эш урыннары белән тәэмин итү ягыннан мөһим. Киләчәктә яңа резидентларны җәлеп итү һәм яңа производстволар ачу юлы белән алар санын арттыру планлаштырыла.
Алга таба делегация 2014 елда үз эшчәнлеген башлап җибәргән «Единство» авыл хуҗалыгы кооперативын, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчесенең ни рәвешле яшелчә үстерүен карады. Комплекс бәрәңге, кишер һәм чөгендерне заманча кабул итү, сортировкалау, киптерү, юу, фасовкалау цехлары белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә кооператив составында 70 фермер бар. Комплексның 2021 елның беренче кварталындагы табышы 3 млн. сумнан артып киткән.
Визит кысаларында министр урынбасары 2021 елда гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестпроектлар белән дә танышты. Аерым алганда, ул «Әнәк» агрофирмасының булачак «Ворошиловский» авыл хуҗалыгы комплексы төзелешенә дигән мәйданчыкны карады, анда элеватор, склад бүлмәләрен һәм су-логистика күчерү үзәген төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта проектны гамәлгә ашыру өчен биредә барлык инфраструктура мөмкинлекләре дә булдырылган.
Эшлекле сәфәр барышында эшкуарлар һәм фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә һәм җаваплар ала алды, кайбер тәкъдимнәр Министрлыкта карау өчен кабул ителде. Соңыннан Равил Сираҗиев башкарма комитет вәкилләре белән киңәшмә үткәрде, анда районның социаль-икътисадый үсеш нокталары һәм перспективалары турында фикер алыштылар, ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары каралды.