2021 елның 10-11 июнь көннәрендә Казанда оешмаларга коммерцияле булмаган финанс бирүгә юнәлдерелгән «Эшкуарлыкта микрофинанслау. III сезон» Бөтенроссия форумы узачак. Татарстан башкаласындагы әлеге чара коммерцияле булмаган микрофинанс оешмалары секторы (дәүләт катнашында) үсешенең иң мөһим һәм кискен мәсьәләләре буенча фикер алышу, аларның эшчәнлек мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр һәм киңәшләр әзерләү мәйданчыгы булачак.
Форум программасы эшкуарлыкка ярдәм итү фондларының эшчәнлеге, шулай ук бизнесны микрофинанслау секторының үсеш перспективалары, шул исәптән контроль-күзәтчелек блогы позициясеннән дә, корылачак.
Чарада илнең 47 төбәгеннән коммерцияле булмаган микрофинанс оешмаларыннан 90 артык вәкил катнашачак.
Стратегик сессия кысаларында катнашучыларга Россия Икътисадый үсеш министрлыгының яңа профильле боерыгы һәм аларны үстерү Концепциясе кысаларында коммерцияле булмаган микрофинанс оешмалары секторы эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләре турында фикер алышу тәкъдим ителәчәк. Программада шулай ук нетворкинг, эш визитлары һәм уку сессияләре дә каралган.
Форумны «Микрофинансирование и Развитие» (СРО «МиР») үзкөйләнешле оешмасы оештыра. Төп спикер Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестиция сәясәте һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры урынбасары Олеся Тетерина булды.
Моннан тыш, Татарстан Республикасыннан чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин катнашты, шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салиховның да чыгышы планлаштырылган. Татарстан вәкилләре бизнеска финанс ярдәме инструментлары, аерым алганда, төбәктә иң кирәкле ярдәм формасы булган микрозаймнар турында сөйләячәк.
Традиция буенча форум кунаклары өчен эшлекле һәм мәдәни-агарту чаралары да планлаштырылган.