Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә (Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы) Aurus Senat автомобильләрен серияле җитештерүгә башлангыч бирү тантанасы булды.
Чарада Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Аны эшләтеп җибәрү тантанасында видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.
Сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Владимир Путин Россия тарихында беренче тапкыр «нульдән» башланган вәкилләр классының тулы бер линейкасы булдырылуын искәртте. Моннан тыш, таныла торган традицион дизайн да каралган.
Россия Президенты автомобиль эшләүнең Европа һәм Азия белгечләре һәм инженерлык үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылуын ассызыклады. Барысы да тиз эшләнде, һәм безнең партнерлар гаҗәпләнделәр һәм безнең белән бергә сөенделәр, диде Владимир Путин.
Россия Президенты ассызыклаганча, комплектлаучы әйберләр белән тәэмин итүчеләрнең 70%ка якын өлеше – үзебезнекеләр, Россия компанияләре.
«Аурус» автомашиналарының серияле чыгарылышы Россия автомобильләренең халыкара базардагы өлешен арттырачак, югары технологияле продукция экспортын үстерергә мөмкинлек бирәчәк, дип өметләнәбез. Һәм, әлбәттә, Татарстанда җитештерү мәйданчыгын ачу – төбәкне үстерү өчен тагын бер этәргеч. Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча болай да безнең алдынгылар рәтендә, әмма заманча эш урыннары барлыкка килү, социаль бурычларны хәл итү өчен кирәк булган салым керемнәрен арттыру исәбенә Татарстан алга таба тагын бер адым ясаячак. Мин яңа производствоны булдыруда, шулай ук «Аурус» автомобильләре булдыру өстендә эшләүчеләргә тагын бер кат рәхмәт белдерәм. Предприятие коллективын эш башлану белән котлыйм. Барыгызга да алга таба уңышлар телим», – диде Владимир Путин.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров искәртеп узганча, бүген «Сенат» моделен тулы цикл буенча – кузовларны эретеп ябыштырудан алып финал сынауларына кадәр – серияле җитештерә башлыйбыз. «Җыю линиясеннән төшкән һәр машинада заказчыларга индивидуаль чишелешләрнең киң спектры тәкъдим ителә, – диде ул. – Клиентларга шул рәвешле якын килүне исәпкә алып, уңыш акрынлап елына 5000 нөсхәгә кадәр артачак. Барлык технологик операцияләр бердәм ИТ-системага бәйләнгән, бу материалларны һәм комплектлаучы агрегатларны һәм системаларны цифрлы көйләүгә кадәр барлык этапларда җитештерү процессларында катнашу мөмкинлеге. Минем үзебезнең инвестиция партнеры – Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Tawazun холдингына, шулай ук компонентлар белән тәэмин итүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Һәм бу эшнең динамикалы рәвештә үсеш алучы «Алабуга» махсус икътисадый зоналарының берсендә алып барылуы күп очракта Рөстәм Нургалиевичның шәхси казанышы, ул инвесторларны югары технологияле производстволар булдыруга актив җәлеп итә. Аурус проектында катнашучыларның барысына да аны алга таба үстерүдәге барлык планнарын уңышлы гына гамәлгә ашыруларын телим!»
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, югары ышаныч өчен рәхмәт белдерде. Хөкүмәттән ярдәм булмаса, проектны гамәлгә ашырып булмас иде, диде ул.
«Без инде автомобиль республикасы буларак билгеле, безнең «КАМАЗ»лар бөтен дөньяда билгеле. Мин ышанам ки, Aurus та шундый бренд булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның Tawazun компаниясе белән тыгыз эшләвен һәм тәҗрибәгә ия булуын билгеләп үтте.
Аурус уңышлы проект булсын өчен тырышачакбыз, зур рәхмәт, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Владимир Владимирович, Аурус автомобильләрен серияле җитештерүгә старт бирергә рөхсәт итегез», – диде Денис Мантуров, дәүләт башлыгына мөрәҗәгать итеп.
«Рөхсәт итәм!», – дип җавап бирде Владимир Путин.
Шул рәвешле, Aurus Senat автомобильләрен серияле җитештерүг эшчәнлегенә тантаналы рәвештә башлангыч куелды.
Йомгаклау сүзендә Россия Президенты Владимир Путин искәрткәнчә, проект кысаларында, чыннан да, күп чишелешләр булдырылган – бу двигатель дә, тизлек үзгәртү тартмасы да, башка комплект әйберләре дә.
«Тәэмин итүчеләрнең 70% якын өлеше Россия компанияләре булуы турында әйткән идем инде, – диде Владимир Путин. – Планлаштырылганча, июнь аенда ук төяп озату эшләре башкарылыр, дип өметләнәм. 2022 елга кадәр локальләштерү дәрәҗәсе 80 процент булырга тиеш. Бүгенгә ул 53 процентка якын. Һәм моңа кирәкле игътибар бирүегезне сорыйм. Нәтиҗә яхшы, һәм кыска вакыт эчендә ирешелгән».
Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте