Илкүләм проект Казандагы үзмәшгуль ханымга бизнес башлап җибәрергә ярдәм иткән

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Декреттагы яшь әни – Эльвира Сәлимова үзмәшгуль буларак бер елдан да азрак чорда теркәлгән. Декрет ялында булгач, ул үз тормышын тулысынча үзгәртергә, найм эшеннән китәргә һәм үз эшен ачарга – балалар киемнәре тегү буенча мини-эшчәнлек башлап җибәрергә карар кылган. Бала артыннан карау эшен тегү машинасы белән берлектә алып барган. Үзенең «Юниш» бренды хуҗасы үзенең уңышы тарихы турында сөйләде.

Эш башлый торган бизнес-ледига бары тик акча гына җитеп бетмәгән. Финанс ярдәмен ул дәүләттән ала алган – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фондында ташламалы кредит рәсмиләштергән. Бу яңа эш – тегү бизнесына нульдән башланган беренче адым булган. Исегезгә төшерәбез, безнең илдә һәм республикада үзмәшгульләр «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча бизнесны үстерүгә ташламалы микрофинанслаудан файдалана алалар.

Тегү бизнесын ачу идеясе бала тугач барлыкка килгән. Эльвира барысын да нульдән башлаган. Яшь әни үзенең декрет көннәрен яңа шөгыль белән күңеллеләндереп җибәргән – кечкенә улы өчен ыштан һәм толстовкалар тегә башлаган.  Эльвира каймалау һәм тегү курсларын тәмамлавы турында сөйләде, әлеге курсларда ул төп этапларга өйрәнгән, ә аннары «ютуб» каналындагы видеолар ярдәмендә эшен камилләштергән, шунда ук, интернетта, эскизлар һәм сызымнар да тапкан. Аңа бала өчен матур образлар сайлау ошап киткән, аның баласы стильле күренә башлаган. Башта үз баласының гардеробын яңарткан, ә соңыннан сату өчен дә тегәргә булган. Үзе теккән берничә әйберне Инстаграмга куйган һәм аларны сатып алганнар.

«Минем өчен, масс-маркетларда сатылганнарга охшатып, бала өчен стильле һәм сыйфатлы, арзанлырак әйберләр тегү мөһим иде, – дип сөйләде Эльвира. – Шулай ук минем максатым балалар өчен кием-салым тегеп кенә калмыйча, кием-салымга һәм сатып алына торган әйберләргә тулаем алганда аңлы караш идеясен тудыра торган бренд та булдыру иде, – өйне күпләгән сандагы балалар киемнәре белән тутырырга кирәкми, гардеробта аз кием булсын, ләкин алар сыйфатлы һәм гел кулланырга яраклы булсын».  

Эльвира Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан 24 айга 200 мең сум күләмендә микрозайм алган. Алынган акчага ул тукыма һәм фурнитура сатып алган. Яшь әни алынган микрозаймның өстенлекләре турында сөйләде.

«Минем өчен бу бик зур ярдәм булды, мин әле дә ул акчаны тотып бетермәдем әле, – ди Эльвира. – Барысы да процесста бара, ул тиз түгел, шуңа әле дә ул акчадан файдаланам. Ләкин билгеле бер нәтиҗәләре бар инде».

Эльвира алынган акчага 3-5 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен кием-салым коллекциясе тегә алган, алар белән ул 6 июньдә Казанда узачак «Open Space Market» яшь дизайнерлар фестивалендә катнашырга ниятли. Ул моны үзенең эшкуар буларак тормышындагы яңа этабы дип саный.

Сүз уңаеннан, яшь әни икенче баласын көтә, ләкин эшчәнлеген туктатырга  җыенмый. Сыйфатлы тукымалардан әйберләр сату – ул, чыннан да, табышлы идея, аны алга таба да үстерергә планлаштыра. Өстәвенә, аның товарына ихтыяҗ да бар.

 26 май көнне Түбән Кама шәһәренең «Ковер» яшьләр үзәгендә булып узган Татарстан бизнес-бергәлеге белән очрашу вакытында Эльвира Сәлимова үз проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итте. Президент бала тәрбияләүнең никадәр катлаулы булуына карамастан, үз эшен ача алган әни кешенең тырышлыгын билгеләп үтте һәм аңа алга таба да уңышлар теләде.  

Исегезгә төшерәбез, «Үзмәшгульләр» ташламалы микрофинанслау программасы шартлары нигезендә, заем буенча ставка – Россия Банкының микрозайм килешүен төзү датасына (эшчәнлекне республика моношәһәрләрендә алып барган очракта) билгеләнгән төп ставкасының икедән бер өлешенә тигез, залог белән тәэмин иткән очракта, ставка микрофинанс килешүен төзү датасына гамәлдә булган РФ Үзәк банкының төп ставкасына тигез, залог булмаганда – 6%.

Программа таләпләрен канәгатьләндерә торган гражданнар «Һөнәри керемгә салым» салына торган эшчәнлекне башкару өчен  3 айдан 24 айга кадәр теләсә нинди нигезләнгән чыгымнарга 500 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.

Ташламалы микрофинанслауга заявкаларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ведомство буйсынуындагы «Эшкуарлыкка ярдәм фонды» кабул итә. Гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» яки Фондның барлык муниципаль берәмлекләрдә диярлек булган төбәк вәкилләре аша да бирергә мөмкин. Төбәк вәкилләренең элемтә белешмәләрен https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга яки ТР Сәнәгатькә ярдәм фондының кайнар линиясенә (843) 524-90-90-90 шалтыратып белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International