«Илкүләм приоритетлар» «Әлеге тамга артында ни бар» дигән реклама кампаниясен башлап җибәргән. Анда илкүләм проектлар буенча булдырылган реаль объектлар һәм инфраструктура күрсәтелгән, ә уйлап чыгарылган персонажлар урынына гади кешеләр герой булган.
Бик күпләр илкүләп проектлар – ул матди гамәлгә ашырыла алмый торган бары тик идея һәм киләчәккә планнар гына, дип ялгыш фикер йөртә. Реклама кампаниясенең төп максаты – аларның Россиянең һәр кешесенә кагылуы һәм инде хәзердән үк кешеләр өчен файдалы мөмкинлекләр бирүе турында күрсәтү.
Рекламага тәкъдим ителгән объектлар арасында Воронеж өлкәсендә заманча авыл мәктәбе (Ямное авылы), Ярославль өлкәсендә бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы (Ростов шәһәре), Карачай-Черкесиядә РФА астрофизика обсерваториясе һәм «Смешарики» тулы метражлы анимация фильмнары төшерелә торган «Петербург» студиясе бар.
«Без сәнгатьчә уйлап табудан читләшергә һәм рекламада ялланган актерлар катнашуын киметергә тырышабыз. Мәсәлән, «Мәгариф» илкүләм проекты турындагы роликта чын физика укытучысы һәм Ямное урта мәктәбе укучылары төшерелә. Экспорт буенча роликта Санкт-Петербургта «Смешарики» реаль студиясе, ә фән буенча – илкүләм проект кысаларында модернизацияләнгән обсерватория һәм телескопны эксплуатацияләүне тәэмин итүче хезмәткәр катнаша», – дип аңлатты «Илкүләм приоритетлар» коммерциясез автоном оешмасы генераль директоры София Малявина.
Реклама кампаниясенең төп принциплары:
[ВИДЕО 1] «Мәгариф» илкүләм проекты. Кем булырга теләсәң, шул булу мөмкинлеге
https://www.youtube.com/watch?v=KiYzkbpMoL8
Баланың яшәү урынына карамастан, белем алудан тигез файдалана алуны тәэмин итү – илкүләм проектның төп бурычы. Аңа ирешү өчен бөтен ил буенча югары тизлекле Интернет һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган заманча мәктәпләр, ә авылларда «Үсеш ноктасы» цифрлы үсеш үзәкләре төзелә. Шулай ук гамәлдәге мәктәпләр дә модернизацияләнә. Роликта билгеләп үтелгәнчә, 2020 елда илкүләм проект кысаларында 160 гомуми белем бирү оешмасы ачылган, 2021 елга тагын 156 мәктәпне ачу планлаштырылган.
[ВИДЕО 2] «Фән һәм университетлар» илкүләм проекты. Фән биредә һәм хәзер үк мөһим булган очракта
«Фән һәм университетлар» илкүләм проектының төп бурычлары арасында – яшь кадрларны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү һәм өстенлекле фәнни өлкәләр буенча тикшеренүләр һәм эшләнмәләр алып бару өчен шартлар тудыру: алдынгы фәнни оешмаларның приборлар базасын яңарту, фәнни-тикшеренү диңгез флотын төзү һәм модернизацияләү, «мегасайенс» класслы җайланмаларны эшләтеп җибәрү, яшь галимнәр җитәкчелегендә яңа югары технологияле лабораторияләр ачу, дөнья дәрәҗәсендәге математика һәм геном үзәкләре челтәрен үстерү. 2020 елда илкүләм проект ярдәмендә 229 фәнни оешма прибор паркын яңартуга финанслау алган.
[ВИДЕО 3] «Демография» илкүләм проекты. Россиялеләрнең сәламәт яңа буынын тудыру өчен
«Демография» илкүләм проекты илнең һәр кешесе өчен спорт инфраструктурасының үтемлелеген арттырырга ярдәм итә. 2024 елда 500 артык спорт объекты төзеләчәк һәм файдалануга тапшырылачак. Болар – хоккей буенча төбәк үзәкләре, ябык футбол манежлары, ясалма бозлы ябык шугалаклар һәм физкультура-сәламәтләндерү комплекслары. 2020 елда 135 спорт объекты ачылган, тагын 174се 2021 елда ачылачак.
[Видео 4] «Экспорт» илкүләм проекты «Смешарики» мультфильмы https://youtu.be/FqwCiF7HAAY
«Экспорт» илкүләм проекты ярдәмендә «Смешарики» мультфильмнары халыкара базарларга чыкты. Компания анимациянең алдынгы технологияләрен куллана һәм дөньяда алдынгы рольләрдә тора. Мультфильм югары дәрәҗәдә популяр һәм 16 телгә тәрҗемә ителгән.
Белешмә өчен:2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә 50 төбәк проекты гамәлгә ашырылган, аларның чараларын уздыруга 30,7 млрд.сум тотылган, шул исәптән Россия Федерациясе бюджетыннан – 22,3 млрд. сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 8,4 млрд. сум.
2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә:
– 348 капиталь төзелеш һәм юл хуҗалыгы объекты төзелгән һәм ремонтланган:
– 97 урынлы психоневрология интернатының (Арча муниципаль районындагы Яңа Чүриле авылы) торак корпусы файдалануга тапшырылган;
− республиканың муниципаль районнарының гомуми белем бирү мәктәпләрендә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен 6 спорт залы ремонтланган;
– 9 спорт объекты төзелгән (Яр Чаллыда боз сарае һәм ябык йөзү бассейны Түбән Кама шәһәрендә 4 футбол кыры, күнекмәләр алу өчен футбол манежы, Васильево шәһәр тибындагы поселогында универсаль спорт залы һәм Казан шәһәренең «Тасма» стадионында җиңел атлетика буенча йөгерү юллары);
− 4 гомуми белем бирү мәктәбе («Усадьба Царево» һәм «Салават Күпере» торак комплекслары, шулай ук Казан шәһәренең Н.Җиһанов һәм Бондаренко урамнары буенча) һәм 12 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелгән, 1 гомуми белем бирү мәктәбе төзелә башлаган (Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, «Арт Сити» торак комплексы, 2021 елда тапшыру планлаштырыла);
– 7 ФАП төзелгән, Казан шәһәрендә Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелеше башланды, 31 балалар поликлиникасында балаларның уңайлы булуын тәэмин итә торган эчке киңлекләрне оештыру-планлаштыру чишелешләре булдырылган;
– шәһәр мохитенең 51 объекты төзекләндерелгән;
– 12 чистарту корылмасы һәм явым-төшем канализацияләре төзелгән һәм реконструкцияләнгән, нефть пычраткан җирләр рекультивацияләнгән (Шәмәрдән авылы) һәм санкцияләнмәгән 2 чүплек бетерелә башлаган (Прости авылы һәм Минзәлә шәһәре, эшләрне 2021 елда тәмамлау планлаштырыла);
− 8 авыл мәдәният йорты төзелгән һәм Яр Чаллы шәһәрендә курчак театрына капиталь ремонт ясалган;
− гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү өчен 94 фатир сатып алынган;
– Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү үзәге һәм педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү буенча 2 Үзәк ныклап төзекләндерелгән ( Казан шәһәре);
− 268,4 км юл норматив хәлгә китерелгән (104 объект);
– җиһазлар сатып алынган һәм республикадагы учреждениеләр һәм оешмаларның матди-техник базасы яхшыртылган;
– ярдәм чараларын һәм социаль түләүләр бирү, гражданнарны укыту буенча чаралар тормышка ашырылган;
– кече һәм урта эшкуарлыкка һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү буенча чаралар күрелгән.