ТР Икътисад министрлыгында «социаль предприятие» статусын тану өчен республика бизнесыннан 108 гариза каралды

2021 елның 28 мае, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Комиссиягә карау өчен республиканың социаль юнәлешле бизнесыннан 108 гариза кертелгән иде.

Татарстанда 2021 елда социаль предприятиеләр исемлегенә керү өчен гаризалар һәм документлар кабул итү дәвам итә. Эшне республика Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структура – «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге үткәрә. 

«Социаль предприятие» исемлегенә социаль якланмаган (зәгыйфь) гражданнарны эш белән тәэмин итү яки мондый гражданнар тарафыннан җитештерелә торган товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатуны тәэмин итүче, шулай ук әлеге категория гражданнар өчен билгеләнгән товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) җитештерү буенча эшчәнлек алып баручы эшкуарлар керә ала. Иҗтимагый файдалы максатларга ирешү һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыру, мәсәлән, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү, балаларны ял иттерү һәм савыктыру буенча хезмәт күрсәтү, мәдәни-агарту эшчәнлеге һәм башкалар – сайлап алуның тагын бер таләбе булып тора.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Исемлеккә кергән эшкуарлык субъектлары финанс һәм финанс булмаган ярдәм, шул исәптән ташламалы микрозаймнар һәм грантлар алуда өстәмә мөмкинлекләргә исәп тота ала (2021 елның 4 кварталыннан башлап).

Татарстанда Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 «Эшкуар йорты» адресы, (843) 222-90-60 (өстәмә 105) телефоны, ciss.rt@mail.ru электрон адресы буенча документлар тапшырырга һәм консультация ярдәме алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International