Әлмәт Татарстан районнарының социаль-икътисадый үсеш рейтингын җитәкли

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның гыйнвар-февраль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы төзелде, аны Әлмәт районы җитәкли. Түбән Кама районы – икенче урында, лидерлар өчлеген Лаеш муниципаль районы йомгаклый.

Елның беренче ике ае нәтиҗәләре буенча Апас муниципаль районы шактый үсеш күрсәткән. Ул рейтингта 6 позициягә күтәрелгән – үзгәреш эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюенә бәйле. Тулаем алганда, 2021 елның 1 мартына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,5% тәшкил итә. 37 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән. Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,26%), Әтнә (0,42%) һәм Алексеевск (0,43%) муниципаль районнарында, иң зурысы – Питрәч (2,69%), Норлат (2,49%) муниципаль берәмлекләрендә һәм Казан шәһәрендә (2,19%) теркәлгән.

Җан башына исәпләгәндә, республика буенча төяп озатылган продукция күләме уртача – 126,41 мең сум, республика муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (845,9 мең сум), Түбән Кама (356,6 мең сум) һәм Яңа Чишмә (302,3 мең сум) муниципаль районнарында теркәлгән.

Җан башына исәпләгәндә, файдалануга тапшырылган торак йортларның мәйданы буенча Татарстанның алда бара торган районнары – Питрәч (2,279 кв.метр), Лаеш (0,824 кв. метр) һәм Биектау (0,762 кв. метр) районнары. Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанда файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы җан башына исәпләгәндә 0,131 кв. метр тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International