2021 елның 1 июленнән Россиядә бердәм контроль төрләре реестры эшли башлаячак

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

2021 елның 1 июленнән Россиядә контроль (күзәтчелек) төрләренең бердәм реестры эшли башлаячак. Тиешле карар Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин тарафыннан имзаланган.

Яңа реестр контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалау кысаларында булдырыла. Аңа федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге контрольнең барлык төрләре, шулай ук аларның тасвирламасы да кертеләчәк. Моннан тыш, реестрда нинди күзәтчелек органнарының төгәл нинди контрольлек төрен башкарачагы турында да күрсәтеләчәк.

Бердәм реестр төрле мәгълүмат системаларында, шул исәптән контрольлек чараларының бердәм реестрында һәм ведомство мәгълүмат системаларында файдаланылачак мәгълүматлар җыелмасын формалаштыра. Нәтиҗәдә, илдә контрольлек турындагы барлык мәгълүматлар бердәм булачак. Аны анализларга һәм аның нигезендә идарә карарлары кабул итәргә мөмкин булачак.

Моннан тыш, реестрдагы мәгълүматны куллану техник хаталарны да, норматив актларга каршы килә торган мәгълүматны кертү белән бәйле хокук бозуларны да булдырмый калырга мөмкинлек бирәчәк. Реестрдан барлык мәгълүматны интернетта карарга була, бу эшкуарларга һәр төр контрольлекнең җентекле тасвирламасын карарга, шулай ук аларның бизнесына карата тикшерүләрнең нинди вакыт ешлыгында үткәреләчәген белергә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, контроль-күзәтчелек органнары эшендә яңа кагыйдәләргә күчү һәм законнарны камилләштерү Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча башкарыла. Шуңа бәйле рәвештә 2020 елда контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында яңа закон кабул ителде, аның нигезләмәләре 2021 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International