«Алабуга» МИЗда 5 яңа производство эшли башлаячак, инвестицияләрнең гомуми күләме – 9,4 млрд.сум

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бүген республиканың Алабуга районында «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчелек советы утырышы узды. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Чара кысаларында дүрт инвестиция проекты каралды.

«Аконит-А» АҖ махсус икътисадый зона территориясендә металл конструкцияләр җитештерүне оештыра. Компания Россия конвейер җиһазлары базарында лидер булып тора. Яңа проектны эшләтеп җибәрү 2022 елның 1 кварталына планлаштырылган. Җитештерү күләме елына 4800 тонна тәшкил итәчәк. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме – 766,75 млн.сум, хезмәткәрләр саны – 103 кеше. 

«РариТЭК СПГ» ҖЧҖ сыекландырылган табигый газ (СПГ) җитештерә башлаячак. «РариТЭК» компанияләре төркеме газ-мотор техникасын эшләү һәм чыгару буенча махсуслашкан. Хәзерге вакытта компания эшчәнлеге яңа газ системаларын үзләштерүгә һәм гамәлдәгеләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Компаниядә криоген ягулык системаларын җитештерүнең яңа технологияләрен һәм процессларын эшләүгә, шулай ук аларны төрле модификациядәге транспорт чараларына кертү ысулларына аерым игътибар бирелә. Эшчәнлекне шулай ук киләсе елның 1 кварталында башлап җибәрү планлаштырыла, аның күләме елына 23 708 тонна сыекландырылган табигый газ тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 38 эш урыны булдырылачак, инвестицияләр күләме – 800 млн.сум. 

«СИБТРАК» ҖЧҖ махсуслаштырылган йөк транспорт чараларын җитештерә башлаячак. Компания югары йөк күтәрүчәнлеге булган автосалоннарны проектлау, әзерләү һәм сату буенча эшчәнлек алып бара. Елына 500 берәмлек күләмендә махсус техника җитештерү эше 2022 елның 2 кварталында башланып китәчәк. Проектка инвестицияләр күләме 1,8 млрд сумнан артып китәчәк, проектны гамәлгә ашыру 122 кешене эшкә урнаштыру мөмкинлеген бирәчәк.  

«Хухтамаки Файбер Алабуга» МИЗның гамәлдәге резиденты кәгазь җепселдән йомырка өчен экологик куркынычсыз һәм биотаркала торган төргәк әзерләү комплексын төзиячәк. Проектны гамәлгә куючылар – «Партнер Поларкап Ои» (Финляндия) һәм «Хухтамаки Финанс Б.В.» (Нидерланд). Эшчәнлек мәйданчыгын оештыру өчен 6 га территорияне җәлеп итү планлаштырыла. Эшчәнлек 2022 елның I кварталына башланып китәр дип планлаштырылган. Проектка шәхси инвестицияләр күләме 1,4 млрд.сум тәшкил итәчәк, 35 эш урыны булдырылачак, елына 130 млн. төргәк җитештерү планлаштырыла.

Бүгенге көндә «Алабуга» МИЗда 33 эшләп килүче производство урнашкан, 7 меңнән артык эш урыны булдырылган. Шәхси инвестицияләр күләме 140 млрд. сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International