2021 елның 1 апрелендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында иярчен Закон проектына үзгәрешләр расланган. РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников брифингта төзәтмәләрнең асылы һәм аларның бизнеска ничек йогынты ясавы турында аңлатты.
Аерым алганда, ул билгеләп узганча, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында кабул ителгән закон кысаларында Хөкүмәтнең бурычы – законнарның бөтен системасын үзгәртү. Монда Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән, 130 законга кагылышлы һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турындагы барлык тармак законнарына туры килә торган төзәтмәләр – анда яңа кагыйдәләр, яңа принциплар, хәтәр юнәлешле якын килү һ.б. кертелә.
Кертелгән төзәтмәләр белән контроль системасында яңа алымнарга каршы килә торган нормалар бетерелә. Әйтик, төзәтмәләр кабул ителгәннән соң, прокуратура белән килешмичә, планнан тыш тикшерүләр, күчмә тикшерүләр үткәрергә ярамый. Моннан тыш, федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнарының вәкаләтләре төгәл билгеләнгән. Контрольлекнең типлары, төрләре билгеләнгән. Әлеге законнарны гамәлгә кертү контрольне цифрлаштыруда зур адым ясарга мөмкинлек бирәчәк һәм, ахыр чиктә, контрольлек итүче органнар һәм бизнес ягыннан барлык элемтәләр электрон рәвештә теркәләчәк.
Максим Решетников искәрткәнчә, яңартылган система бу елның 1 июленнән тулы күләмдә эшли башларга тиеш. Һәм, әлбәттә, хакимият органнарының бөтен системасы өчен бу бик җитди чакыру. Барлык федераль актлар 1 июльгә кадәр тәртипкә китерелергә тиеш. Барлык төбәк һәм муниципаль актлар – 2022 елның 1 гыйнварына кадәр.
«Әлбәттә, бу законнарны гамәлгә кертү, ахыр чиктә, безгә контрольне цифрлаштыруда зур адым ясарга мөмкинлек бирәчәк. Без барлык чек-листларны формалаштырабыз. Башка сүзләр белән әйткәндә, тикшерү үткәргәндә, яңа система буенча, әйтик, контрольлек итүче органнарның, инспекторларның үзешчәнлеге сизелерлек чикләнәчәк. Мин аның өчен урын калмаячак дип әйтер идем», – дип билгеләп үтте Россия икътисадый үсеш министры М.Решетников.
Үзенең докладында М.Решетников инспекторларның күзәтчелек субъектлары белән багланышлары – чек-листлар да, барлык багланышлар да, боерыклар да электрон рәвешкә күчә, дип аңлатты. Боерыклар да бизнеска электрон рәвештә җибәреләчәк. Һәм, ахыр чиктә, контрольлек итүче органнар һәм бизнес ягыннан барлык элемтәләр электрон рәвештә теркәләчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июлендә «Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 ел, № 248-ФЗ Федераль закон үз көченә керә. Анда контроль-кзәтчелек эшчәнлегенең барлык системасын үзгәртеп формалаштыру һәм комплекслы камилләштерү күздә тотыла.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгының матбугат хезмәте