1 апрельдә Мидхәт Шаһиәхмәтов коллективка Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фондының яңа җитәкчесен тәкъдим итте.
Рөстәм Мөхәммәтшин «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган һәм хезмәт эшчәнлеген коммерция оешмаларында икътисадчы вазыйфасыннан башлаган. Аннары Татарстан Республикасы салым хезмәтенә күчкән, анда 20 елдан артык төрле җитәкче вазыйфаларда эшләгән.
Рөстәм Мөхәммәтшин – Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, Россия Федераль салым хезмәтенең мактаулы хезмәткәре, төрле дәүләт һәм ведомство бүләкләренә ия.
Икътисад министры Мөхәммәтшинның югары профессиональлеген билгеләп үтте һәм аңа яңа вазыйфасында уңышлар теләде.
Фондның яңа җитәкчесе алдында торган төп бурыч үзгәрешсез кала – бу кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларның кредит килешүләренә һәм банк гарантиясе килешүләренә нигезләнгән гарантияләре һәм йөкләмәләре системасын үстерү.