Татарстан Росреестры һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды бизнес вәкилләрен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча вебинарга чакыра

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән берлектә, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милек рәсмиләштерү буенча бушлай вебинарлар сериясен дәвам итә. Чираттагы онлайн-дәрес бу пәнҗешәмбедә – 18 мартта 15.00 сәгатьтә узачак.  

Аны үткәрү вакытында түбәндәге төп темалар яктыртылачак:

✔ Күчемсез милекне арендага алу һәм аренда килешүе буенча хокукларны һәм бурычларны тапшыру турындагы килешүне дәүләт теркәвенә алу үзенчәлекләре турында.

✔  Билгеле булмаган вакытка төзелгән аренда килешүен һәм яңа арендатор тарафыннан аренда килешүе буенча хокукларны һәм бурычларны тапшыру турындагы килешүне дәүләт теркәвенә алу таләп ителәме?

✔ Күчемсез милек объектының бер өлешен, әлеге өлешнең аренда килешүен дәүләт теркәвенә алу өчен, кадастр исәбенә кую зарурилыгы турында

Билгеләнгән темалар буенча аңлатмаларны Росреестр эксперты Альбина Мәгъсүмова бирәчәк. Семинарда катнашучылар реаль вакыт режимында күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Вебинарга теркәлү әлеге сылтама буенча: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1570417/.

Вебинарның трансляциясе ТР ЭЯФ каналында барачак.  

Вебинарлар үткәрү буенча сорауларыгыз булса, әлеге телефоннар буенча шалтыратыгыз:

(843)255-25-71 - Татарстанда Росреестр идарәсе.

(843) 524-90-90 -  ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды.

Барлык вебинарлар – бушлай!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International