Казанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2021 елга төп планнары һәм факторлары билгеләнде.
2020 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 2 трлн 447 млрд.сум тәшкил иткән, ягъни 2019 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә – 97,1%.
«Халыкның реаль керемнәре үсеше һәм икътисадның тотрыклы үсешенә күчү өчен икътисадый шартларның югары дәрәҗәдә саклануына карамастан, безнең алда 2021 елда тулай төбәк продукты үсешен 3,9% дәрәҗәсендә тәэмин итү буенча җитди һәм киеренке бурыч тора», – дип ассызыклады үз чыгышында Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Әлеге максатчан ориентир икътисад, муниципаль берәмлекләр һәм предприятиеләрнең үсеш планнары нигезендә формалаштырылган. Тулай төбәк продукты үсешен тәэмин итү икътисадый үсешнең түбәндәге төп факторларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк:
- предприятиеләр өчен яңа инвестиция циклын гамәлгә ашыру, төбәктәге инвестицияләргә этәргеч бирү һәм аларга ярдәм күрсәтү механизмнарын үстерү;
- эшлекле һәм эшкуарлык климатын яхшырту;
- кече һәм урта эшкуарлык секторын тизләтелгән рәвештә үстерү;
- Татарстан продукциясен сату базарларын һәм аның экспорт потенциалын киңәйтү;
- икътисад тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү;
- кеше капиталын үстерү, шул исәптән илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру аша да.