Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы кысаларында «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге өлкәсендә законлы норматив хокукый базаны формалаштыру турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Инвестиция һәм инновация эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Динар Шакиров чыгыш ясады.
Шакиров билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турында» 2020 елның 1 апрелендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законга төзәтмәләр кертү өстендә эш алып барыла, ул капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләүнең хокукый механизмнарын камилләштерүгә, әлеге инструменттан инвесторларның файдалана алу мөмкинлеген арттыруга, яңа салымнар һәм проектлардан башка мәҗбүри түләүләр хисабына СЗПК катнашучыларның чыгымнарын каплау механизмын камилләштерүгә, СЗПК оештыру һәм алып бару процедураларын оптимальләштерүгә юнәлдерелгән.
Төзәтмәләр буенча тәкъдимнәр, шул исәптән, «Татнефть» ГАҖ, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «КАМАЗ» ГАҖ кебек предприятиеләрнең фикерләрен исәпкә алып, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.Мишустинга җибәрелгән.
Механизмны максималь куллану максатларында авыр чыгарыла торган нефть запасларын чыгару буенча проектларны кертү мөмкинлеген карарга, РФ Хөкүмәте карарында нефть эшкәртү һәм газ химиясе продукциясен икенчел һәм өченчел эшкәртү буенча Татарстан Республикасы проектларын исәпкә алырга тәкъдим ителә. Моннан тыш, 10 млрд.сумлык капитал кертемнәре күләме булган проектлар өчен читтән кертелгән таможня пошлиналары буенча гына түгел, өстәмә хак салымы, акцизлар, НДПИ ставкалары буенча да тотрыклыландыруны күздә тотарга кирәк (бүгенге көндә әлеге искәрмә милеккә, табышка, җир һәм транспорт салымнары буенча кулланыла).
Федераль СЗПК төзү өчен норматив база октябрь башында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең ике карары белән расланган. Беренче карарда мондый килешүләр төзү кагыйдәләре раслана. Икенчесендә инфраструктурага чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү тәртибе билгеләнә һәм СЗПК бирә торган дәүләт гарантияләренең мөһим өлеше булып тора.
«Россия Федерациясендә капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон проектына Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татнефть» ГАҖ, «Камаз» ГАҖ, МИЗ, «ТАИФ» ДК белән берлектә, тәкъдимнәр әзерләнә.
ТР Икътисад министрлыгы шулай ук СЗПК бәяләмәсен көйләүче төбәк норматив хокукый актларын әзерләү буенча да эш алып бара.
Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының СЗПК өлкәсендә түбәндәге карар проектлары әзерләнде һәм карау өчен 2020 елның 1 апрелендәге 69-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзаларына җибәрелде:
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия Федерациясе ягыннан булмаган капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турында килешүләр төзү тәртибен, мондый килешүләрнең гамәлдә булуын үзгәртү һәм туктату, проектны гамәлгә ашыручы оешманың бенефициар хуҗалары турында мәгълүмат ачу үзенчәлекләрен раслау хакында»гы карары проекты;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Үзенә карата капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турында килешү төзелгән инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен кирәкле, тәэмин итә торган һәм ярдәмче инфраструктураларны булдыру (төзү), модернизацияләү һәм (яки) үзгәртеп кору өчен чыгымнарны, шулай ук әлеге максатларга җәлеп ителгән кредитлар һәм займнар, облигация займнары буенча купон түләүләре буенча процентларны түләү чыгымнарын Татарстан Республикасы бюджетыннан каплау күләмен билгеләү кагыйдәләрен раслау турында»гы карары проекты;
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Үзләренә карата капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турында килешүләр төзелгән инвестиция проектын гамәлгә ашыру этапларын мониторинглауны гамәлгә ашыру тәртибен раслау турында»гы карары проекты.
Әлеге проектлар буенча эшче төркем әгъзаларының искәрмәләре һәм тәкъдимнәре алынган, алар хәзерге вакытта эшләп бетерелә. Инвестиция проектларының төбәк исемлеге СЗПК бәяләмәсен көйләүче төбәк норматив хокукый актларын әзерләү эше тәмамланганнан соң формалаштырылачак.