«Эшкуар йортында» Татарстан Республикасында экспорт юнәлешле КУЭ субъектларын үстерү мәсьәләләренә багышланган стратегик сессия узды. Чараның төп максаты – экспортерларга ярдәм итү өчен нәтиҗәле инструментлар эшләү һәм илнең башка субъектлары белән иң яхшы тәҗрибәләр алмашу.
Стратегик сессия проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм экспорт юнәлешле эшкуарларга ярдәм итү чараларын эшләү өчен оештырылган түгәрәк өстәлләр форматында узды. Дәүләт секторы, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, гамәлдәге һәм потенциаль экспортерлар Татарстан Республикасында экспорт үсешенең юл картасына керәчәк чишелешләрне эшләү максатында 3 төркемгә бүленде.
Юл картасында, үз чиратында, ярдәм институтларын (шул исәптән инфраструктураны) камилләштерү чаралары, шулай ук КУЭ субъектларының экспорт өлешен төрле стадияләрдә хәл итәргә кирәк булган мәсьәләләрне хәл итү каралган.
Төп спикерлар булып Россиянең башка төбәкләреннән килгән экспертлар чыгыш ясады, башка төбәкләрдә эшләүче иң яхшы тәҗрибәләрне билгеләп үттеләр.
Башкортстан Республикасының Тышкы икътисадый багланышлар һем конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лена Изотова, Башкортстан Республикасында чит илгә товарларны транспортлау буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидия формасында экспортерларга финанс ярдеменең өч программасы тормышка ашырыла, дип сөйләде. Моннан тыш, «Смоленск өлкәсе Экспортка ярдәм үзәге» коммерциясез автоном оешмасы генераль директоры Максим Астапенков чарада катнашучылар белән чит ил сатып алучыларын эзләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Экспорт акселерациясе, чит ил базарларына уңышлы чыгуда предприятиеләргә ярдәм итү инструменты буларак, шулай ук Удмуртиядә тармак экспорт акселерациясе үзенчәлекләре турында Валерия Антоненко сөйләде.
Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча эшкуарлык җәмәгатьчелеге вәкилләре белән бергә компаниянең экспорт потенциалын бәяләүдә ярдәм итү, чит илләрдә вакытлыча саклау складларына чыгымнарны компенсацияләү, шулай ук экспортка җибәргәндә логистика чыгымнары өлешендә ярдәм итү буенча тәкъдимнәр формалаштырылды.
Экспортерлар продукциясен алга этәрү – юл картасын формалаштырганда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – продукцияне чит ил базарларына чыгару, реклама, сәүдә вәкиллекләре белән эшне көчәйтү, онлайн-күргәзмәләрне субсидияләү, чит ил вәкиллекләрен гамәлгә куюда оештыру ярдәме, чит ил контрагентлары белән базалар булдыру – түгәрәк өстәлләр артында эшләнгән карарлар нигезенә ятты.
Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча 2021-2022 елларга Татарстан Республикасында экспорт юнәлешле КУЭ субъектларын үстерүнең юл картасы эшләнәчәк.