Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 2020 ел өчен социаль-икътисадый үсеш рейтингын төзеде

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2020 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг формалаштырылды.

2020 ел өчен гомуми рейтингта Казан, Әлмәт һәм Түбән Кама районнары алдынгы урыннарны били.

Тәтеш муниципаль районы рейтингта 12 позициягә күтәрелгән. Әлеге үзгәреш эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюенә, төп капиталга инвестицияләр күләменең, авыл хуҗалыгы җыелма продукциясенең һәм салым һәм салым булмаган керемнәрнең артуына бәйле.

Халыкның җан башына исәпләгәндә төяп озатылган продукция күләме республика буенча уртача алганда 697,2 мең сум тәшкил иткән. Республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча иң югары күрсәткечләр Әлмәт (4113,5 мең сум), Түбән Кама (1691,4 мең сум) һәм Алабуга (1573,1 мең сум) районнарында.

2021 елның 1 гыйнварына республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,9% тәшкил итә. 37 муниципаль берәмлектә бу күрсәткеч республикадагы уртача күрсәткечтән түбән.

Иң аз эшсезлек дәрәҗәсе Актаныш (0,29%), Алексеевск (0,37%) һәм Балык Бистәсе (0,4%) муниципаль районнарында теркәлгән.

2020 елның гыйнвар-декабрь айларында Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,687 кв. метр гомуми торак мәйданы файдалануга тапшырылган. Иң зур мәйдан Питрәч (4,518 кв. метр), Лаеш (4,067 кв. метр) һәм Тукай (2,983 кв. метр) районнарында кертелгән.

Рейтинг нәтиҗәләре белән тулырак итеп сайтта танышырга мөмкин:  https://mert.tatarstan.ru/reyting-munitsipalnih-obrazovaniy-v-2020-godu.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International