2021 елның гыйнварында Татарстанның 7 компаниясе экспортка чыккан

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2021 ел башыннан Татарстанның 7 предприятиесе экспортка чыккан.

Агымдагы елның гыйнварында алар Европа, Америка, Канада, Казакъстан һәм Израиль базарларына чыккан.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм  үзәге продукцияне чит илгә чыгаруда ярдәм күрсәткән.

Әйтик, шәхси эшкуар Елена Гаврилова Италиягә спорт аяк киеме җиткерә башлаган.

Эшкуар Юлия Сәлимшинаның балалар киеме – Чехиягә, ә Резидә Эварист кызы Садретдинованың балалар өчен уенчыклары Бөекбританиягә экспортлана.

«Паритет-РК» ҖЧҖ фотолюминесцент пленка җитештерүче берьюлы ике чит ил базарына (алман һәм Казакъстан) чыккан.

АКШ базары иң кирәкле базарларның берсе булган. Бу илгә шәхси эшкуар Ринат Исмәгыйлев – рюкзаклар, «Сәнәгать технологияләре үзәге» ҖЧҖ – ортопедик мендәрләр, эшкуар Елена Королева ян тәрәзә дефлекторларын экспортлый башлаган. Дефлекторлар шулай ук Израиль, Канада һәм Мальта базарына да китертелә.

Тагын берничә эшкуар тышкы икътисадый эшчәнлекне алып бару буенча Экспортка ярдәм үзәгенең мәгълүмати-консультация хезмәтләреннән файдалану өчен мөрәҗәгать иткән.

КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле экспортка барлыгы 182 компания чыккан.

Экспорт ярдәме алу өчен эшкуар йортына (Казан) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. (Казан, Петербург урамы, 28 йорт) яки 8 (843) 222-90-60 (өстәмә 278).

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International