«Перезагрузка» программасы буенча Татарстан бизнесы ярты миллиард сумнан артык ярдәм алган

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

«Перезагрузка» микрозаймы элеккечә Татарстанда иң кирәкле финанс программаларының берсе булып кала бирә. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика бизнесы 509 млн. сумлык ярдәм алган.

Микрофинанслау бизнес вәкилләренең максималь киң даирәсенә исәпләнгән, микрозаймны заемчыларның эшкуарлык максатларына нигезләнгән теләсә нинди чыгымнарына алырга мөмкин. Икътисадның реаль секторында эшләүче 250 артык КУЭ субъекты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондына микрозайм алу өчен мөрәҗәгать иткән инде.

Исегезгә төшерәбез, «Перезагрузка» программасы буенча займнар бирү, 24 августтан башлап, ТР Икътисад министрлыгы эшләгән һәм республика Президенты тарафыннан расланган КУЭ субъектлары өчен ярдәм чаралары пакеты ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Ташламалы микрофинанс продукты 3 елга кадәр срокка елына 6% ставкасы белән 300 меңнән 5 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген күздә тота. Займнан икътисадның реаль секторында эшләүче барлык КУЭ категорияләре файдалана ала.

«Мин фондка үз бизнесымны ачуга 500 мең сум күләмендә микрозайм алу өчен мөрәҗәгать иттем. Фонд ярдәме белән «Мунраш» спорт киемнәре брендын эшли башладым. Ташламалы финанс ярдәмендә тегү җиһазлары, өстәлләр, тукыма сатып алдым һәм җитештерү һәм күпләп сатуның зур күләменә чыгарга әзер. Фонд белгечләре документларны әзерләргә булышты. Эшкуарлыкка ярдәм фонды – ул безнең бизнеста ашыгыч ярдәм», – дип уртаклашты микрофинанс алу тәҗрибәсе белән «Мунраш» брендына нигез салучы Гүзәл Хилалетдинова.

Эшкуарлыкка ярдәм фонды микрозайм алу өчен кирәкле документлар пакетын формалаштырганда да ярдәм күрсәтә. Гаризаны ФАССТРЕК.РФ порталы аша онлайн рәвештә җибәргәндә, гариза биргән мизгелдән башлап, эшкуар хисабына акча күчергәнчегә кадәр аерым очракларда берничә сәгать уза.

Кредитны кыска вакыт эчендә бирү заемчыга документларның тулы пакетын тапшырганда, шулай ук микрофинанс продуктын алганда залогны бәяләү күздә тотылмаган очракта гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International