Мидхәт Шаһиәхмәтов Coca-Cola HBC Россия компаниясе генераль директоры белән очрашуда катнашты

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola HBC Россия компаниясе генераль директоры Александр Ружевич белән очрашты. Очрашу Мәскәүдә Гайдар форумы-2021 кысаларында узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Очрашуда катнашучылар 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләрен карады. Россия бу ярышларны беренче тапкыр кабул итә. Элегрәк Coca‑Cola компаниясе социаль әһәмиятле спорт чарасының рәсми партнеры булды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Coca‑Cola республикада уза торган эре чараларга тотрыклы рәвештә ярдәм итә. «Безнең илебезнең спортка ярдәм итеп кенә калмыйча, ә Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары кебек спорттагы социаль юнәлешләрне дә хуплый», – дип ассызыклады ТР Президенты. 

Шулай ук очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Ружевич уртак экологик инициативаларны гамәлгә ашыру турында да фикер алыштылар. 2019 елда Татарстан һәм Coca-Cola каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында килешүгә кул куйган. Аның нигезендә Татарстанда чүп-чарны аерым җыю инфраструктурасы камилләштерелә, шулай ук экологик агарту проектлары гамәлгә ашырыла.

Александр Ружевич, үз чиратында, Татарстан Президентына компания проектларына шәхсән игътибары өчен рәхмәт белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International