Икътисад министрлыгында атна саен үткәрелә торган ВКС-киңәшмәдә икътисадның тотрыклы үсеше турында фикер алыштылар

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ВКС режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча республика планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең гадәттәге утырышы узды.

Көн тәртибенә керешкәнче билгеләп үтелгәнчә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында беренче тапкыр Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә оештырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры урнаштырылган. Анда 2019-2020 елларда КУЭ субъектларына һәм илнең үзмәшгуль гражданнарына күрсәтелгән ярдәмнең 4 миллионнан артык факты турында мәгълүмат тупланган.

Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2152 номерлы карары имзаланган, аның нигезендә яңа эш башлаган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә «Агростартап» грантларын алу җиңелрәк булачак.  Аерым алганда, эш урыннары булдыру буенча таләпләр йомшара. Хәзер хуҗалык башлыгы 2 млн. сумга кадәр акча алырга мөмкин, хәтта ул берүзе генә эшләсә дә, әгәр бер яңа хезмәткәрне җәлеп итә икән – 2 млн. сумнан артык.

Моннан тыш, таможня-тариф һәм тарифсыз җайга салу, тышкы сәүдәдә саклау чаралары буенча Хөкүмәт комиссиясенең тышкы сәүдәдә икътисадый үсеш һәм интеграция буенча ярдәмче комиссиясе утырышында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының калдыкларга һәм кара металл ватыкларына 5% күләмендә, әмма 1 тонна өчен 45 евродан да ким булмаган күләмдә, таможня пошлинасы ставкасын билгеләү инициативасы хупланды. Бу карар, шул исәптән, төзелеш материалларына, шулай ук автомобиль сәнәгатендә, торбалар җитештерүдә кулланыла торган сәнәгать металл прокатына бәяләр артуны булдырмауга юнәлдерелгән.

Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча хөкүмәт комиссиясенең таможня-тариф һәм тарифсыз җайга салу, тышкы сәүдәдә саклау чаралары буенча ярдәмче комиссиясе утырышында шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча соя ногытларына 30% күләмендә, әмма 1 тонна өчен 165 евродан да ким булмаган күләмдә, таможня пошлинасы ставкасын билгеләү турында карар кабул ителде. Бу чара 2021 елның 1 февраленнән 30 июненә кадәр кертелә. Ул бу продукциягә дөнья бәяләре артуга бәйле һәм ил эчендә эшкәртү производстволарын чимал белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Карар азык-төлек сәнәгатендә кулланыла торган соя – соя мае һәм соя шроты продукциясенә бәяләрне арттырмас өчен кабул ителә.

Узган атнада Россия Федерациясе Президентының еллык матбугат конференциясе булды. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе тарафыннан матбугат конференциясе нәтиҗәләре буенча йөкләмәләр исемлеге расланды. Йөкләмәләрнең берсе кече һәм урта бизнеска һәм үзмәшгульләргә кагыла. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Финанс министрлыгына Россия Федераль салым хезмәте белән берлектә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының, шулай ук үзмәшгуль гражданнарның финанс хәле һәм бюджеты белән исәп-хисапларның торышына мониторинг үткәрүне тәэмин итәргә кушты. Хәл үсешенең тискәре сценарийларын ачыклаганда, алар бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, кирәк булганда – тиешле норматив хокукый актлар проектлары белән оператив рәвештә хәбәр итәргә тиеш.

Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча Әлмәт, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш һәм Түбән Кама муниципаль районнарының 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешүне тәэмин итү проблемалары һәм куркынычлары турындагы докладлары тыңланды.

Пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге төзелеш материаллары базарындагы вәзгыять турында чыгышлары планлаштырылган, эшкуарларның ЕНВД режимыннан салым салуның башка режимнарына күчүе турында (Азнакай, Биектау, Кукмара, Минзәлә, Мөслим һәм Яңа Чишмә районнары) чыгышлары тыңланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International