Татарстанда үзмәшгульләр саны 100 меңнән артып киткән

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда үзмәшгуль сыйфатында 100 меңнән артык кеше теркәлгән – бу илдәге үзмәшгульләрнең гомуми санының 10%ын тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан махсус салым режимын кертү буенча дүрт сынау төбәгенең берсе булды. Республика эшкуарлары үзмәшгуль сыйфатында бизнес алып баруның уңайлылы һәм гади булуын бәяләгән, бу хакта теркәлгән 100 меңнән артык татарстанлы дәлил булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1 июльдән башлап, илнең барлык субъектларында да «Һөнәри керемгә салым» кертелде, хәзерге вакытта Россиядә үзмәшгульләр саны 1 миллионнан артып киткән.

«Һөнәри керемгә салым» эшкуарлык эшчәнлеген минималь чыгымнар белән легальләштерергә һәм аны гадирәк режимда алып барырга хокук бирә. Ялланган хезмәткәрләре булмаган, еллык әйләнеше 2,4 млн сумнан артмаган шәхси эшкуарлар өчен үзмәшгуль сыйфатында теркәлү үз эшчәнлеген салым өлешендә оптимальләштерү мөмкинлеген бирә. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елда Татарстанда үзмәшгульләр саны 38 меңнән артып киткән, 2019 ел нәтиҗәләре буенча үзләре өчен «Һөнәри керемгә салым» сайлаган гражданнар саны 62 мең кеше тәшкил иткән. Татарстанда хокукый кырда үз эшен алып барырга теләүчеләрнең арту күренеше пандемия белән бәйле чикләү чаралары вакытында теркәлгән.

Быелның июнендә федераль дәрәҗәдә үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме чараларыннан файдалану мөмкинлеген бирә торган һәм, асылда, аларны эшкуарларга тиңләштерә торган закон кабул ителде. Ярдәм чаралары арасында – ташламалы финанс инструментларын киңәйтү, өйрәтү программаларын арттыру, маркетинг хезмәте күрсәтү.

Моннан тыш, Татарстан үзмәшгульләре өчен махсус салым режимын популярлаштыруга һәм хокукый кырда эшләүгә юнәлдерелгән масштаблы форум үткәрелде. Аның кысаларында үзмәшгульлекнең актуаль проблемаларына кагылышлы лекторийлар сериясе узды.

Форум республикадагы үзмәшгульләр өчен үз продукциясе турында сөйләү генә түгел, яңа клиентлар табу мөмкинлеге дә булды. Үзмәшгульләр өчен бушлай сәүдә урыннары бирелде, анда алар үзләре җитештергән продукцияне – уенчыклар, кием-салым, азык-төлек, бизәнү әйберләре һәм башка бик күп нәрсәләрне тәкъдим итә алды. Чараның ике көне эчендә катнашучыларның кереме 900 мең сумга якын тәшкил иткән.

Татарстандагы үзмәшгульләр өчен «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге»ндәге «Минем бизнес» үзәгендә һәм «Сыналган бизнес» интернет-ресурс белгечләреннән түләүсез консультация ярдәме күрсәтелә. Иминият кертемнәрен түләү, кушымтадан файдалану һәм алыш-биреш буенча чек бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү механизмнарына бәйле мәсьәләләрдә консультация алырга мөмкин.

2020 елның 1 декабреннән башлап, Татарстанда «Үзмәшгульләр» микрофинанс продуктына старт бирелде. Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен, елына 6% ставка белән табышка «Һөнәри керемгә салым» буенча салым алына торган эшчәнлекне алып баруга кирәкле барлык чыгымнарга 3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ына кадәр поручительлек бирә.

Моннан тыш, 2019 елдан башлап Татарстан Республикасында «Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге» автоном коммерциясез оешмасы да үз эшчәнлеген алып бара. Үзәк эше Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил аппараты, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе һәм Татарстан Икътисад министрлыгы эшчәнлеге белән җайга салынган һәм тыгыз бәйләнгән. Үзәкнең төп бурычы – консультацияләр аша үзмәшгульлеккә ярдәм итү һәм үстерү, шәһәр һәм республика дәрәҗәсендәге чаралар оештыру, укыту программалары уздыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International