«Пятёрочка» һәм «Татпатент» ритейлда пилотлау өчен инновацияле чишелешләр сайлаган

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

«Пятерочка» сәүдә челтәре һәм «ТатПатент» инноваторлар һәм бизнес өчен платформа ритейл өчен инновацияле чишелешләр эзләү буенча масштаблы кампаниягә йомгак ясаган. Бәяләү этабына 14 проект барып җиткән, алар узган дүшәмбе көнне экспертларга үз эшләнмәләрен һәм карарларын тәкъдим иткән.

Финал питч-сессиясе онлайн-форматта узган, бу Татарстанда яшәүче кайбер командаларга туган төбәгеннән чыгып китмичә генә үз стартапларын тәкъдир итәргә мөмкинлек биргән. Тәкъдим ителгән барлык проектлар да «Пятерочка» кибетләрендә операция процессларының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, кунаклар өчен сервисны, склад технологияләрен, транспорт белән идарә итүне камилләштерүгә, шулай ук тотрыклы үсеш буенча алдынгы маркетинг карарларына һәм инициативаларына һ.б. юнәлдерелгән.

Проектларны «Пятерочка» сәүдә челтәренең «Волга» макрорегионы вәкилләре – директор Дмитрий Осипов, сату буенча директор Дмитрий Торопов, ваклап сату технологияләрен гамәлгә кертү буенча директор Артем Петрунин, шулай ук X5 Retail Group – инновацияләр белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Денис Левченко, инновацияләр эзләү һәм сайлап алу проектлары җитәкчесе Наталия Мартемьянова бәяләгән. Сессиянең модераторы булып «ТатПатент» инновация проектлары белән идарә итү буенча проект офисы җитәкчесе Вячеслав Буслаев чыгыш ясаган.

Нәтиҗәдә, 7 проект сайлап алынган, алар «Пятерочка» сәүдә челтәрендә киң колачлы һәм гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар алачак. Алар арасында:

  1. Vair: видеоконтентны күрсәтү өчен урнаштырылган дисплее булган һаваны зарарсызландыру өчен акыллы рециркуляторлар. Акыллы плата приборның куәтен көйләргә, йөкләнеш чиктән тыш күп булган сәгатьләрдә тулы куәтенә эшләргә һәм түбән трафик вакытында экорежимга күчәргә мөмкинлек бирәчәк.
  2. INNO.market:  торак йортларның подъездларында урнаштырылган, суыткычлы постаматларга түләүсез китереп, кибетләрдән автомат рәвештә азык-төлек продуктлары сатып алу системасы.
  3. Dooh.one:  челтәрнең максималь керем дәрәҗәсе өчен рекламаны турыдан-туры сатуны берләштерә торган платформа. «Пятерочка» сәүдә челтәре кибетләрендә трафиктан зур табыш алырга мөмкинлек бирә.
  4. ARGUMENT:  өч ишарә ярдәмендә өстәлгән чынбарлык булдыру сервисы. Платформа персоналны укыту һәм клиентлар белән коммуникацияләү мәсьәләләрен хәл итә.
  5. Бяяләрне тикшерүне автоматлаштыру һәм товарлар сатып алуны контрольдә тоту өчен «Ритейл» серияле робот техникасы комплексы .
  6. Ubego – квесты:  товарлар сатып алу процессын геймификацияләү проекты.
  7. OmniTech:  BIG DATA җыю һәм саклау өчен сәнәгый IoT платформасы, ул саклау һәм ташу шартлары бозылганда зыяннарны минимальләштерергә мөмкинлек бирә. Сервис реклама чыгымнарының нәтиҗәлелеген бәяләргә һәм шәхси тәкъдимнәр төзергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, сайлап алуга гариза биргән барлык командалар «ТатПатент» проект офисы экспертлары белән эшне дәвам иттерү мөмкинлегенә ия булачак.

«Пятерочка» сәүдә челтәренең «Волга» макрорегионының ваклап сату технологияләрен гамәлгә кертү директоры Артем Петрунин: «Без иң перспективалы инновация чишелешләрен сайладык, аларны киләчәктә Татарстанда «Пятерочка» челтәрен сынау мөмкинлеге өчен караячакбыз, – дип билгеләп үткән. – ТатПатент экспертизасы бу проектта сизелерлек ярдәм күрсәтте. Ышанам ки, иң алдынгы проектлар гамәлгә ашырылырга тиеш, һәм без хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез».

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Фәнни-техник мәгълүмат үзәге» ДУП компетенцияләр үзәге ярдәме белән узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International