Бүген Мәскәүдә Россия Икътисадый үсеш министрлыгына капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турындагы килешүләр төзү турындагы гаризаларның нәтиҗәләре буенча беренче 9 проектка кул кую тантанасы булган. Аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган Омникаль сәүдәне тәэмин итү үзәген булдыру буенча Wildberries проекты имзаланган.
Бүген капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турындагы тугыз килешү буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 135,7 млрд сумнан артып китә. Аларны гамәлгә ашыру кысаларында 6 400ләп эш урыны булдырылачак. Ел ахырына кадәр инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 900 млрд. сум булган 20 проектка кул куелырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Wildberries агымдагы елның августында Татарстанда «Зеленодольск» АСИҮТ сәнәгать мәйданчыгы территориясендә товар тарату үзәгенең беренче чиратын эшләтеп җибәргән иде. Беренче чиратның мәйданы – 50 мең кв.м, логистика объектының гомуми мәйданы – 100 мең кв. м. Проектка Wildberries инвестицияләренең гомуми күләме 5 млрд. сумнан артык. Яңа товар тарату үзәген төзү нәтиҗәсендә инде хәзер үк 2160 эш урыны булдырылган, 2 нче чиратны төзеп бетергәннән соң аларның саны 4000гә җитәчәк. Объектның куәте елына 446 млн. берәмлектән артык товар эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, товар бүлү үзәге ачылу нәтиҗәсендә республика эчендә заказлар китерү тизлеге дә артачак. Әгәр элегрәк төбәктә яшәүчеләр сатып алынган товарны 2-3 көн эчендә алса, хәзер локаль складтагы товарлар икенче көнне үк китереләчәк.
Республика ягыннан килешүгә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов кул куйды.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы тарафыннан ВБ-Көнчыгыш компаниясе белән капитал салуны яклау һәм бүләкләү турындагы килешүгә кул кую инвесторга предприятие өчен салым йөкләнешен җайга салучы норматив документларны тотрыклыландыру, шулай ук инженерлык инфраструктурасына тотылган чыгымнарны каплау мөмкинлеген бирәчәк.
Капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турындагы килешүгә бәйле закон инвесторлар өчен проектларны гамәлгә ашыруның фаразланган шартларын булдырырга һәм 6, 15 яки 20 елга көтелгән нәтиҗәне «тотрыклы рәвештә алдан сөйләшеп кую» аркылы алырга мөмкинлек бирәчәк. Масштаблы озак сроклы проектлар дәвамында инвесторлар өчен салым түләүләре (табышка салым, милек, транспорт салымы, өстәмә хак салымын түләү вакыты һәм түләү тәртибе), җирдән файдалану һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге, шулай ук инфраструктура төзелешенә субсидияләр өлешендә эш шартлары үзгәрешсез кала.
Шул ук вакытта, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, физкультура һәм спорт өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашырганда капитал салуны яклау өчен, ким дигәндә, 250 млн.сум күләмендә инвестицияләр шарт булып тора. Цифрлы икътисад, экология, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге проектлар өчен – 500 млн. сум, эшкәртү производствосында – 1,5 млрд. сум һәм 5 млрд. сум – уен бизнесы, тәмәке эшләнмәләре һәм алкоголь продукциясе, сыек ягулык, нефть һәм газ чыгарудан тыш, калган тармаклар.
«Тотрыклы рәвештә алдан сөйләшеп куелган» нәтиҗәгә 10 млрд.сумнан артык инвестицияләр керткән очракта, салым булмаган түләүләр һәм экспорт-таможня пошлиналары да кертелергә мөмкин. Моннан тыш, капитал кертемнәрен яклау һәм бүләкләү турындагы механизмы республика территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашырганда инвесторның инфраструктурага чыгымнарын үзләренә түләнгән салымнар күләмендә каплау аша инфраструктура чикләүләрен бетерергә мөмкинлек бирәчәк.