Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасының Инвестиция советы утырышында катнашты

2020 елның 11 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Татарстан Республикасы Инвестиция советының йомгаклау утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Утырыш кысаларында катнашучылар 12 инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. «Зеленая Дача» компаниясе Татарстан Республикасында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы төзергә планлаштыра. 54 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Яңа производствоны урнаштыру урыны итеп Зеленодольск районы сайланган. 

«ТК «Транс Трейд» Зеленодольск районында пластик тәрәзәләр җитештерүне оештыру проектын тәкъдим итте. Компания ПВХ һәм алюминийдан тәрәзә эшләнмәләре җитештерү белән 11 ел шөгыльләнә. Бүген производствода 700 артык хезмәткәр эшли. Яңа җитештерү мәйданчыгы булдыру өстәмә рәвештә 300 артык эш урыны бирәчәк.

«Созвездие» компаниясе Зеленодольскта «Манзара-Молл» сәүдә үзәген төзү проектын гамәлгә ашыруда ярдәм итүне сорады. 

«Томо 2020» компаниясенең инвестиция проекты дәүләт-шәхси партнерлык шартларында ТР БРКХ базасында нур терапиясе үзәге оештыруны күздә тота. Төбәктә беренче нур терапиясе балалар үзәгендә бөтен Идел буе федераль округыннан 5,5 меңнән артык бала дәваланачак. 

«Зар Галерея» ҖЧҖ җитәкчесе «Русские Ярмарки» тематик мәдәни-ял итү комплексы булдыру турында сөйләде. Проект Яр Чаллыда 500 теремга исәпләнгән, ел әйләнәсе оештырыла торган ярминкәләрнең россиякүләм челтәренә кертелгән,  бердәм «Русская ярмарка» бренды белән ИТ-платформасына берләштерелгән стильле мәдәни-ял ярминкә комплексы оештыруны күздә тота. 

«Дарлетто» ҖЧҖ Яр Чаллы шәһәре территориясендә җитештерү куәтләрен киңәйтергә ниятли. Джемнар һәм кондитер әйберләре җитештерү заводының икенче чираты проектын гамәлгә ашыру һәм вафель печенье җитештерүне җайга салу күздә тотыла. 

«Аммоний Агротехнологии» ҖЧҖ Менделеевск районында үсемлекчелек предприятиесен төзү проектын тәкъдим итте. Инвестицияләр 17 мең тонна үсемлекчелек продукциясе (бодай, арпа, кузаклы культуралар, рапс) җитештерүне оештыру өчен хезмәт итәчәк. 

«Апас сөт комбинаты» ҖЧҖ җитәкчесе ярымкаты сырлар һәм сөт продуктлары җитештерү белән сөт эшкәртү заводын төзү проектын тәкъдим итте. Проект тәүлегенә 40 тоннага кадәр егәрлекле һәм тәүлегенә 23 тоннага кадәр каты сырлар һәм сөт эшкәртү куәте булган эшчәнлек оештыруга юнәлтелгән. Бу елына 12,6 мең тонна әзер продукция дигән сүз.

Чистайда яңа элеватор төзү планлаштырыла. Проектның инициаторы – «Био-Агро» компанияләр төркеме. Чыгымнарны оптимальләштерү, шулай ук ашлык чәчү буенча эшчәнлек циклының сыйфатын тулысынча тикшереп тору өчен компанияләр төркеме җитәкчелеге тарафыннан 27 мең куб.м саклау ккуәтенә ия элеватор төзү турында карар кабул ителгән. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында ашлык кабул итү һәм төяп җибәрү, чистарту һәм киптерү, саклау кебек хезмәтләр күрсәтеләчәк. 

«Био-Агро» компанияләр төркеме тәкъдим иткән икенче проект – Чистайда саклау күләме 10 мең тонна ашлык терминалын төзү. Проектны гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге хезмәтләр күрсәтеләчәк: беренчел һәм икенчел чистартуны үз эченә алган ашлык эшкәртү хезмәтләре, ашлык ташу буенча хезмәтләр һәм судноның ашлык саклагычларын һәм трюмнарын дезинсекцияләү, лаборатор тикшеренүләр уздыру, таможня процедуралары үткәрү һ.б.

Шулай ук Инвестиция советы утырышында катнашучылар Яр Чаллыда проблемалы күпкатлы торак йортларны төзеп бетерү буенча ике проектны гамәлгә ашыруны карады. 

Инвестиция советы әгъзалары барлык тәкъдим ителгән проектларны да хуплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International