Муниципаль районнар белән узган киңәшмәдә КУЭ һәм халыкка ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар

2020 елның 11 декабре, җомга

Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча атна саен уза торган эшче төркем утырышы узды.

Киңәшмәнең көн тәртибенә күчкәнче, бу атнада Россия Федерациясе Президенты тарафыннан берничә Федераль закон имзаланды, дип билгеләп үтелде. Алар арасында:

- «2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына федераль бюджет турында» 2020 елның 8 декабрендәге 385-ФЗ номерлы Федераль закон, ул 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп вариантына нигезләнә;

- 2020 елның 8 декабрендәге 407-ФЗ номерлы Федераль закон, аның нигезендә Россия Федерациясе Хезмәт кодексына хезмәткәрләрнең читтән торып эшләвен җайга салу өлешендә үзгәрешләр кертелә.

Шулай ук Дәүләт Думасында өченче укылышта ике федераль закон кабул ителгән. Беренчесе нигезендә, пандемия чорында зыян күргән кече һәм урта бизнес өчен кичектереп түләү мөмкинлеген бирә торган, кирәкле документларны тапшыру вакыты озайтыла. Икенче закон нигезендә, заказчының КУЭ субъектлары белән төзелгән дәүләт контрактларына түләүне тоткарлаган өчен җаваплылыгы барлыкка киләчәк.

Шулай ук, билгеләп үтелгәнчә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, капитал салуны яклау һәм бүләкләү турындагы килешүләр инструменты камилләштереләчәк – бу механизм кулланылачак икътисад тармаклары киңәйтеләчәк. Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан, Финанс министрлыгы белән берлектә, төзелгән инфраструктура өчен инвесторларга бюджет хисабына түгел, ә салымнар буенча йөкләмәләргә капма-каршы зачет бирү юлы белән компенсацияләүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк механизм эшләнә.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча муниципаль берәмлекләрдән товарларны зарури маркалау буенча алынган сораулар буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы чыгышы оештырылды.

ЕНВД түләүчеләренең салым салуның башка режимнарына күчүе мәсьәләсе буенча Казан һәм Яр Чаллы башкарма комитетлары вәкилләре чыгыш ясады.

Өченче мәсьәлә буенча муниципалитетларның 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешү буенча чаралар турындагы докладлары тыңланды. Үз чыгышларын Татарстан Республикасының Әлки, Апас, Әтнә, Баулы, Балтач һәм Аксубай муниципаль районнары вәкилләре тәкъдим итте.

Киләсе атнада эшче төркем утырышлары дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International