ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Үзмәшгульләр» программасы буенча беренче микрозайм биргән. Татарстан үзмәшгульләренә ташламалы ставка буенча микрозаймнар бирү ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән, «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән микрофинанс продукты ярдәмендә мөмкин булган.
Актаныш районында яшәүче үзмәшгуль елына 6% белән ташламалы ставка буенча беренче займ рәсмиләштергән. Үзмәшгуль бизнесмен буларак 2019 елның февралендә теркәлгән. Ул төрле катлаулы элмә такталар җитештерү, киң форматлы һәм интерьерлы мөһер, сувенир продукция ясау белән шөгыльләнә. Алынган микрозайм әйләнештәге акчаларны тулыландыруга, яңа җиһазлар һәм аңа комплект җиһазлары сатып алуга юнәлдереләчәк. Займ суммасы 24 айга 200 мең сум тәшкил иткән. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды заемчыга микрозайм суммасының 50% күләмендә поручительлек биргән.
Исегезгә төшерәбез, «Үзмәшгульләр» микрозаймы шәхси эшкуар булмаган һәм махсус салым – «һөнәри керемгә салым» режимын кулланучы физик затлар өчен эшләнгән. Шул ук вакытта заемчы кимендә 6 ай дәвамында үзмәшгуль статусында теркәлгән булырга һәм бизнес алып бару территориясе буларак Татарстанны сайларга, кредитны түләү вакытына бурычка алучының яше 65 елдан да артмаска тиеш.
Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен, елына 6% ставка белән табышка «Һөнәри керемгә салым» буенча салым алына торган эшчәнлекне алып баруга кирәкле барлык чыгымнарга 3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ына кадәр поручительлек бирә.
Микрозаймга гаризалар ТР Икътисад министрлыгына караган «Эшкуарлыкка ярдәм фонды»на кабул ителә. Гаризаны шулай ук «Бизнес өчен КФҮ» аша яисә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек булган Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкилләренә дә тапшырырга мөмкин. Төбәк вәкилләре белән бәйләнешкә керү өчен кирәкле мәгълүматларны https://fpprt.ru/ сайтында «Минем бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.
8 (843) 524-90-90 телефоны аша бизнеска ярдәм итүгә кагылышлы республикада гамәлдә булган башка чаралар буенча да консультация алырга мөмкин.