Татарстан эшкуары АКШ базарына чыга

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы эшкуары Лилия Гобәйдуллина «Добрые традиции» бренды белән Америка Кушма Штатлары базарына чыга.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге файдалы азык-төлек продуктлары һәм кондитер әйберләре җитештерүчегә ярдәм күрсәтте.

Экспортка ярдәм үзәге ярдәмендә «Добрые традиции» компаниясе үз продукциясен «Europages.com» кебек халыкара электрон сәүдә маркетплейсларында урнаштыру хезмәтләреннән файдалана, биредә компания Европа илләре, «Europages.com» базарларына күмәртәләп сата алачак, ул сата торган товар Кытай Халык Республикасы базарына җиткереләчәк.

Моннан тыш, Экспортка ярдәм үзәге һәм Татарстан Республикасының чит илләрдәге сәүдә-икътисадый вәкиллекләре тарафыннан чит илләрдә потенциаль партнерларны алга этәрү һәм эзләү эше дә алып барыла. 

Бүгенге көндә «Добрые традиции» компаниясе Америка Кушма Штатлары базарына җитештерелә торган продукция белән тәэмин итү буенча контракт төзегән инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International