«Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы кысаларында «Төбәкләргә сүз бирелә. Губернаторлардан мастер-класс. Иң яхшы практикалар» дигән түгәрәк өстәл булды. Форумда видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – экспорт юнәлешле төбәк. Татарстан продукциясенең яртысы экспортка китә. Республика 30 елга якын халыкара элемтәне үстерә. Үз продукциясен тышкы базарларга этәреп, чит ил инвесторлары белән эшләп, мәдәни һәм гуманитар элемтәләрне ныгытып, Татарстан Бердәм Россия тышкы сәясәте кысаларында эшли. «Халыкара аренада уңышлы эш нигезендә – федераль хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлек, безнең проектларга уртак ярдәм», – диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республика 130 артык ил белән актив тышкы сәүдә эшчәнлеге алып бара. БДБ, БРИКС, ШОС илләре белән стратегик партнерлык үсә. Шулай ук Татарстанда күп кенә алдынгы дөнья брендлары да тәкъдим ителгән.
Тышкы сәүдә әйләнеше күләме буенча республика Россия субъектлары арасында 6 нчы урында һәм Идел буе федераль округында 1 нче урында тора, диде Татарстан Республикасы Президенты. 2019 елда тышкы сәүдә әйләнеше 15,7 млрд .доллар тәшкил иткән, шул исәптән экспорт – 12,6 млрд.доллар. Экспорт структурасында нефть кенә түгел, химия һәм нефть химиясе, машина төзелеше, азык-төлек товарлары һәм чималы, медицина җиһазлары һәм фармацевтика, төрле хезмәтләр дә тәкъдим ителгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан инвестицияләр эшчәнлегенә зур игътибар бирә. Инвестиция инфраструктурасы камилләшә, дәүләт инвестиция институтлары үсә, инвесторларга ярдәм итү чаралары эшләнгән. Татарстан – инвестклимат торышы буенча Россиянең илкүләм рейтингында лидер булып тора. 2010 елдан республикага якынча 12 млрд. чит ил инвестицияләре кергән. Төзелә торган уртак предприятиеләр продукциясе Россиядә генә түгел, ә экспортка да бара.
РФ Президентының чимал булмаган энергетика товарларын экспортлау күләмнәрен арттыру йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында 2025 елга кадәр экспорт үсеше стратегиясе кабул ителгән. Республика хакимият органнары эше РЭҮ белән даими элемтәдә алып барыла. ТР Экспортка ярдәм үзәге эшли. Аның эшчәнлеге КУЭ субъектлары экспортын алга этәрүгә, РЭҮ линиясе буенча экспортерларга ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган чараларыннан файдалануга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шулай ук Татарстан Республикасының Экспорт советы да булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләре продукциясенең конкурентлылык сәләтен арттыру эшнең мөһим юнәлеше булып тора, дип белдерде. Бу эш инвестицияләр җәлеп итү, халыкара кооперация һәм дөньяның алдынгы компанияләре белән тыгыз бәйләнгән.
Чит ил визитларына һәм чит ил делегацияләре белән сөйләшүләргә аерым игътибар бирелә. «Без төбәкара дәрәҗәдәге рәсми элемтәләрне җайга салырга омтылабыз. Бу хезмәттәшлек өчен яхшы ярдәм. Рәсми делегацияләр составына бизнес вәкилләрен дә кертәбез, визитлар программаларында чит ил партнерлары белән эшлекле форумнар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрүне күздә тотабыз», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Татарстан Республикасы иң югары дәрәҗәдәге халыкара чараларны кабул итә. Шул ук вакытта республиканың икътисадый һәм инвестиция потенциалын тәкъдир итү, мөһим эшлекле элемтәләр урнаштыру, Татарстан һәм аның продукциясен дөньяда танытырлык итү өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Хезмәттәшлек турында килешү базасы камилләшә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкара элемтәләрне үстерүгә Казанда эшләүче дипломатик учреждениеләр ярдәм итә. Кайбер халыкара оешмалар белән актив хезмәттәшлек алып барыла. «Татарстан шулай ук чит илләрдәге 14 вәкиллектән торган төрле статуска ия. Алар хезмәттәшлекнең барлык юнәлешләренә дә кураторлык итә», – дип билгеләде ТР Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләү, мәгълүмат технологияләрен киң куллану һәм тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендә белгечләр әзерләү турында сөйләде.
«Алга хәрәкәт итү өчен амбициоз максатлар куярга, конструктив уртак эшне җайга салырга һәм үз көчеңә ышанырга кирәк. Бүгенге катлаулы вакытта яңа мөмкинлекләр ачыла, аларны эзләргә кирәк», – дип йомгак ясады Татарстан Президенты.