Бердәм кредит бирү үзәге ярдәме белән Татарстан бизнесы 2,7 млрд. сумнан артык акча алган

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

2018 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды базасында оештырылган Бердәм кредит бирү үзәге Татарстан бизнесына 2,73 млрд. сумлык заем финанславын җәлеп итүдә ярдәм иткән.

Бердәм кредит бирү үзәге эшкуарларга онлайн режимда эшкуар сайлап алган кредит оешмасына заем финансларын җәлеп итү өчен гариза бирергә мөмкинлек бирә торган уникаль институт булып тора. 

Бердәм кредит бирү үзәге кысаларында бизнеска кредит продуктын сайлап алу буенча консультация, документлар җыюда ярдәм күрсәтелә, ә алыш-бирешне залог белән тәэмин итмәгән очракта, эшкуарга Фондның поручительствосын куллану мөмкинлеге турында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды кебек үк, Бердәм кредит бирү үзәге бүген Татарстандагы барлык банклар белән диярлек эшли. Бу 43 финанс оешмасы, шулай ук 4 лизинг компаниясе һәм 4 махсус фонд, аерым алганда, Сәнәгатьне үстерү фонды, «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» КБО, Моношәһәрләрне үстерү фонды, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез оешмасы. 

Үзәк белгечләре эшкуарның бизнес-планнарына игътибар белән карый, кредит бирүнең оптималь программасы белән иң кулай финанс институтын сайлап ала. Бердәм кредит бирү үзәге белгечләре белән берлектә финанслау өчен төзелгән заявкаларны хуплау проценты 25% артып киткән, монда әле шунысын да исәпкә алырга кирәк: Үзәк хезмәтләреннән файдаланучы эшкуарларның күбесенә элек банклар акча бирүдән баш тарткан булган, шуңа күрә әлеге күрсәткеч шактый югары дәрәҗәле конверсия булып тора. 

Моннан тыш,  Стратегик инициативалар агентлыгының проект ил субъектлары үсешенең иң яхшы социаль-икътисадый практикаларын ачыклауга юнәлдерелгән Бөтенроссия конкурсында «Бизнеска ярдәм итү һәм экспортны үстерү» номинациясендә финалистлар исемлегенә дә кергән.

Үзәк белгечләренә консультация алу өчен +7 (903) 061-40-18 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International