Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Икътисад министрлыгы эшкуарларга мөлкәт, финанс һәм белем бирү ярдәме күрсәтте. 2020 елда «Саба» индустриаль паркында, «Теләче» сәнәгать паркында, «Химград» технополисы территориясендә индустриаль паркта җитештерү биналары файдалануга тапшырылды. Хәзер «Химград» технополисы территориясендә индустриаль парк оештыруга бәйле проектның икенче этабы бара.

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан эшкуарларына финанс ярдәме күрсәтелгән: гомуми суммасы 842,3 млн сумлык 513 микрозайм хупланган, Татарстан Республикасы Гарантия фондының гомуми суммасы якынча 1,3 млрд.сум булган 240 поручительлеге бирелгән, бу КУЭ субъектларына 5,5 млрд. сумлык заем җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Эшкуарларның кредитлары буенча гомуми 43,5 млн. сумлык процентлар һәм азык-төлек һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле гомуми 28 миллион сумлык чыгымнар субсидияләнгән.

«Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 13 берәмлек урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлары, 50 берәмлек урман-культура техникасы һәм җиһазлар сатып алган, махсус учреждениеләрне урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлар белән тәэмин иткән, урманнарны торгызу өчен урман орлыклары запасы булдырылган һәм урманнарны торгызу мәйданнары арттырылган.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә адреслы ярдәм» төбәк проектын 100% дәрәҗәсендә гамәлгә ашырган. Илкүләм проектны гамәлгә ашыруга республика предприятиеләре дә кушылган. «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы буенча идарәче кадрларны укыту программасының 14 агымын уздыру нәтиҗәләре буенча илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрнең 155 хезмәткәре өйрәнүләрне тәмамлаган, 120 тыңлаучы хәзерге вакытта белем ала. Белем алуны төгәлләгән 24 кеше Германия һәм Кореяда чит ил стажировкаларын узды. Шулай ук «Процесслар фабрикасы» төбәк компетенцияләр үзәге һәм эшчәнлеккә өйрәтү мәйданчыгы да булдырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International