Эшкуарлыкка ярдәм фонды студентлар һәм укуны тәмамлаучылар өчен «Старт» программасы буенча беренче микрозайм бирде

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Старт» программасы буенча беренче микрозайм бирде. ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм республика Президенты тарафыннан расланган КУЭ субъектлары өчен икътисадны торгызуга юнәлдерелгән ярдәм чаралары пакеты ярдәмендә республикадагы югары уку йортларын тәмамлаучылар һәм студентлар өчен ташламалы ставка буенча микрозаймнар бирү мөмкинлеге барлыкка килде.

РФ Үзәк банкының төп ставкасына тигез ташламалы ставка белән беренче займны яшь эшкуар – Актаныштан КДАТУ магистратурасы студенты рәсмиләштергән. Алынган акча бизнесны киңәйтүгә тотылачак. Займ суммасы 24 айга 300 мең сум тәшкил иткән.

Исегезгә төшерәбез, «Старт» микрозаймы Татарстанның югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен эшләнгән. Программа үз акчаңны җәлеп итмичә, бизнес ачу өчен башлангыч капитал алу мөмкинлеген бирә. Программа шартлары буенча микрозайм бурычка акча алучылар тарафыннан эшкуарлык максатларына тотылган теләсә нинди чыгымнарга бирелә. Займ суммасы 4,25%лы ставкага тигез процент белән 3-24 айга кадәр срокка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр бирелә. Займнан югары уку йортын тәмамлаганнан соң 12 ай дәвамында чыгарылыш укучылары файдалана ала, шул ук вакытта бурычка алучы зат кимендә 6 ай кече һәм урта эшкуарлык субъекты сыйфатында теркәлгән булырга тиеш. 

Шулай ук югары уку йортын тәмамлаучыларга продукцияне сертификацияләү буенча бушлай хезмәт күрсәтелә, Россия территориясендә күргәзмәләрдә катнашуны оештыруда финанс ярдәме күрсәтелә, Актаныш эшкуары да, әйтик, KazanExpress һәм Wildberries маркетплейсларына чыгу планнары белән кызыксына икән.

«Документлар җыю һәм тапшыру процессы җиңел булды һәм кыенлыклар тудырмады, Актанышта Эшкуарлыкка ярдәм фондының төбәк вәкиле ярдәме белән барлык процесска бер көн вакыт китте, кичә документлар тапшырылды, ә бүген мин эшчәнлекне киңәйтү өчен акча алдым», – дип билгеләп үтте яшь бизнесмен.

Займны рәсмиләштерү өчен документлар ФАСТТРЕК.РФ порталы аша бирелгән. Портал Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм чараларыннан тиз арада файдалану өчен оештырылган һәм «бердәм тәрәзә» форматында эшли. 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International