Бүген «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XIX гомумроссия форумының онлайн-этабы эшли башлады

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Форум ел саен үткәрелә һәм Россия Федерациясе төбәкләре һәм шәһәрләре стратегияләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча стратегик планлаштыру алымнары һәм механизмнары турында фикер алышуның төп мәйданчыгы булып тора.

Форумны ачу тантанасы «Базар лидерлары 2020 яки Стратегияләрнең парадсыз парады» түгәрәк өстәл утырышы белән узды, аның модераторы – Леонтьев үзәге каршындагы Стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич.

Онлайн-режимда узган түгәрәк өстәл утырышында Санкт-Петербургтагы «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының гамәли тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге, «Фәнни эшләнмәләр» ҖЧҖ, «УРБЭКС-развитие» шәһәр һәм төбәк үсеше буенча автоном коммерциясез оешма, «Град» территориаль планлаштыру институты» ҖЧҖ, Леонтьев үзәге - AV Group консорциумы, «Финанс һәм оештыру консалтингы» компаниясе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең гамәли икътисадый тикшеренүләр институтының Төбәк үсеше стратегияләре үзәге, «Төбәктәге консалтинг институты» автоном коммерциясез оешмасы вәкилләре катнашты.

20-30 октябрьдә берничә дискуссия һәм түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла, алар арасында «Төбәк үсеше өчен халыкара хезмәттәшлек» түгәрәк өстәле, «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары. Россия икътисадын торгызу драйверы буларак илкүләм проектларның яңа роле» секциясе дә бар. Форумның пленар утырышы «Тотрыксызлык чорында тотрыклы үсешне ничек тәэмин итәргә» дигән мәсьәлә буенча фикер алышуга багышланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International